Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Беркайчан да сугыш булмасын”

"Алёнушка" 6 нчы балалар бакчасында Җиңү көнен шундый исемле чара белән билгеләделәр. Әзерлек чорында төркемнәрдә темага караган әңгәмәләр, шөгыльләр узган. Мәңгелек ут янында митингта катнашу кечкенәләр күңелендә онытылмаслык мизгел булып сакланачак. Күкрәкләренә Георгиев тасмалары таккан, шарлар, флаглар һәм тынычлык символы - кәгазь күгәрченнәр тоткан малайлар, кызлар сугыш чоры җыры астында...

"Алёнушка" 6 нчы балалар бакчасында Җиңү көнен шундый исемле чара белән билгеләделәр. Әзерлек чорында төркемнәрдә темага караган әңгәмәләр, шөгыльләр узган. Мәңгелек ут янында митингта катнашу кечкенәләр күңелендә онытылмаслык мизгел булып сакланачак.
Күкрәкләренә Георгиев тасмалары таккан, шарлар, флаглар һәм тынычлык символы - кәгазь күгәрченнәр тоткан малайлар, кызлар сугыш чоры җыры астында залга уздылар. Сугыш һәм педагогика ветераны Хәсән Сәйфуллин, сугыш чоры баласы, полиция бүлегенең ветераннар советы рәисе Владимир Трапезников хөрмәтле кунаклар булдылар.
- Җиңү зур югалтулар, күз яше, кайгылар аша килде. Тыныч тормышның кадерен белегез, чын патриотлар булып үсегез, - дип яшь буынга мөрәҗәгать иттеләр. Балалар ветераннарга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Документаль видеоматериал, Левитан тавышы белән яңгыраган фронт мәгълүматлары, сугыш кырыннан килгән хатлар уку һәркемне шул чорга кайтарды. Бәйрәм концерты Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын чагылдырган җырлардан, шигырьләрдән, хореографик композицияләрдән төзелгән иде.
Учреждение мөдире Фәйрүзә Сәгъдиева ветераннарга, чараны әзерләп уздырган тәрбиячеләр Ландыш Солтангәрәева, Марина Зыятдинова һәм музыка җитәкчесе Валерий Замятинга рәхмәт белдерде.
Фәймә Вахриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск “Алёнушка” 6 нчы балалар бакчасында Ќићњ