Берәүләр ял иткәндә, икенчеләре эшли
Сигезенче сыйныф укучылары Ләйсән Хөснетдинова һәм Виктория Фёдорова эш эзләп шәһәр оешмалары буйлап йөриләр. - Июньдә мин "Спецстрой"да эшләдем, - дип сөйли Ләйсән. - Иртә торырга туры килде. Көн уртасына бушый идем. - Эшләгән акчагызны нәрсәгә сарыф итмәкче буласыз? - дип кызыксынабыз. - Яңа уку елына әйберләр алабыз, калганын күңел...
Сигезенче сыйныф укучылары Ләйсән Хөснетдинова һәм Виктория Фёдорова эш эзләп шәһәр оешмалары буйлап йөриләр.
- Июньдә мин "Спецстрой"да эшләдем, - дип сөйли Ләйсән. - Иртә торырга туры килде. Көн уртасына бушый идем.
- Эшләгән акчагызны нәрсәгә сарыф итмәкче буласыз? - дип кызыксынабыз.
- Яңа уку елына әйберләр алабыз, калганын күңел ачуларга: кино, кафе, аттракционнарга тотабыз, - диләр кызлар.
- Әлбәттә, әти-әниләр безне тулысынча тәэмин итәләр, безнең дә аларга булышасы килә, - дип исәпли Вика. - Үз хезмәт хакың булу да шәп. Әгәр шәһәрдә эш тапмыйбыз икән, Чаллыга машиналар юарга йөриячәкбез. Анда Ләйсәннең апасы эшли, ул безнең өчен сөйләшергә вәгъдә итте.
Без комментарий алу өчен Халык мәшгульлеге үзәге директоры Елена Мөхәмәдиевага мөрәҗәгать иттек.
- Кагыйдә буларак, егетләргә эш табуы җиңелрәк. Бу предприятиеләрнең үзенчәлеге белән бәйле. Мәсәлән, автотранспорт предприятиесендә көчле җенес вәкилләренә өстенлек бирәләр, - ди ул. - Җәйге чорда барлыгы 255 үсмерне эшкә урнаштыру планлаштырыла, шуларның 94е инде эшли, 161е июль-августта җәлеп ителәчәк. Вакытлыча килешү төзегән оешма һәм предприятиеләр арасында - "Ижминводы" санаторие, Л.Я.Карпов ис. химзавод, Спецстрой, Кама-Сакс, Мәгариф идарәсе һәм башкалар.
Хезмәт хакы турында
5554 сум - эш бирүче средстволары хисабына фактта эшләгән вакыт өчен алачаклар (тулы булмаган эш көне шартларында).
1275 сум - вакытлыча эшкә урнаштырылган үсмерләргә федераль бюджет средстволарыннан шундый матди ярдәм түләнә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 апрель 2021 - 16:06Менделеевскида Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды С. Гассар ис. Мәдәният сараенда Туган якны өйрәнү музее белән берлектә Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды.6200
-
20 апрель 2021 - 15:11Теннис баталияләре Россия махсус олимпиадасы кысаларында «Батыр» спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча XVI республика ярышларының зона этабы узды.7400
-
20 апрель 2021 - 08:36Михаил Чаговский: «Мин сугышның икенче ягын күрдем» Һәр ветеранның үз язмышы. Михаил Константиновичныкы да үзенчәлекле. «МН» журналисты Рәхилә Мирзаянова элеккеге концлагерьлар тоткыны белән очрашты һәм аның сугыш елларында күргәннәре, тыныч тормыштагы лаеклы эшчәнлеге турында белеште.8000
-
19 апрель 2021 - 16:22Изгелек эшләргә ашыгыйк Менделеевскида мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтелә.7400
-
19 апрель 2021 - 16:21Менделеевск районына тернәкләнү узарга өч медицина хезмәткәре килде Ковидлы авырулар белән эшләүче медиклар «Шифалы су-Ижминводы» санаториендә реабилитация уза.7600
-
19 апрель 2021 - 16:19Волейбол буенча Ачык Беренчелек узды Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Батыр» спорт мәктәбендә 2009-2010 елда туган кызлар һәм аннан да кечерәкләр арасында тренер В. М. Наборщиков истәлегенә волейбол буенча Ачык Беренчелек узды.8600
-
19 апрель 2021 - 16:18Гөрләвекләр акканда Песәй мәдәният йортында «Гөрләвекләр акканда...» дип исемләнгән театрләштерелгән тамаша булып узды.7000
-
19 апрель 2021 - 11:25Менделеевскида фестиваль хәрәкәте тәмамландыЙомгаклау концертын Карпов исемендәге химзаводның үзешчән артистлары тәкъдим итте.9700
-
16 апрель 2021 - 11:22Менделеевскида «Аммоний» һәм «Менделеевсказот» җәмгыятьләре хезмәткәрләре катнашында район халык иҗаты фестивале уздыС. Гассар исемендәге Мәдәният сараенда «Аммоний» АҖ һәм «Менделеевсказот» ҖЧҖ хезмәткәрләре катнашында ХХ район халык иҗаты фестивале булды.13900
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18600
-
15 апрель 2021 - 14:33Менделеевскида яшәүче Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар бриллиант туйларын билгеләделәр Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар кулга-кул тотынышып, мәхәббәт һәм тугрылык юлыннан 60 ел бергә атлыйлар.14800
-
15 апрель 2021 - 15:29Шәһәр ишегаллары төзекләндереләчәк Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева Химиклар урамының 6, 7, 8 һәм 9 йортларында яшәүчеләр белән очрашты. Әлеге ишгаллары буйлап тротуарларны, парковка урыннарын төзекләндерү һәм юлларны киңәйтү планлаштырыла.14000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика