«Без хәтергә тугры!»
Җиңү көне-иң яраткан һәм иң әһәмиятле бәйрәм!.
Шуңа күрә «Балачак планетасы» мәктәпкәчә учреждениесендә төрле чаралар үткәрелә. Ел саен "Мәңгелек Ут" Монументына экскурсияләр оештырыла, ветераннар, хәрби техника турында әңгәмәләр, "Ветеранга бүләк" рәсем конкурсы, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашулар үткәрелә. Өлкән төркем балалары өчен (тәрбияче Сайранова О. Г.), әти-әниләр һәм Бөек Ватан сугышы ветераны катнаштында Җиңү көненә багышланган бәйрәм үткәрелде.
Балалар бакчасы "Без бу хәтеребезгә тугры!" дип аталган митингка кушылды." Бөек Ватан сугышына багышланган Хәтер стенасы янында фотосессия оештырылды, анда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туганнары һәм якыннарының фотосурәтләре урнаштырылган.
Әхлакый-патриотик тәрбия чаралары даирәсе киңәйде. Мондый чаралар балаларда патриотик хисләр, туган-тумачалары өчен горурлык хисләре тәрбияли, үз гаиләләренең, якыннарының, илебезнең тарихын истә тотарга һәм белергә мөмкинлек бирә.
Фото 11 нче балалар бакчасы архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев