“Бәхет кошы”н тоткан балалар
Балалар иҗат үзәгендә уздырылган "Матурлык дөньяны коткарыр" исемле чара күпсанлы балаларны һәм әти-әниләрне җыйды. Декоратив-гамәли иҗат фестивалендә үзәк берләшмәләренә йөрүче балалар педагоглары белән берлектә фантазияләрен эшкә җигеп, кул астындагы материаллардан үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Биредә бәйләнгән, тегелгән, чигелгән, сәйләннән ясалган әйберләрне хозур кылырга була иде. Актлар залындагы рәтләрне гадәти булмаган...
Балалар иҗат үзәгендә уздырылган "Матурлык дөньяны коткарыр" исемле чара күпсанлы балаларны һәм әти-әниләрне җыйды.
Декоратив-гамәли иҗат фестивалендә үзәк берләшмәләренә йөрүче балалар педагоглары белән берлектә фантазияләрен эшкә җигеп, кул астындагы материаллардан үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Биредә бәйләнгән, тегелгән, чигелгән, сәйләннән ясалган әйберләрне хозур кылырга була иде.
Актлар залындагы рәтләрне гадәти булмаган киемдәге модельләр, чыгыш ясаучыларның истәлекле мизгелләрен фотога төшереп алырга ашыккан тамашачы биләгән.
Тихоноводан Софья һәм Диана Семёноваларның әниләре ярдәме белән әзерләгән костюмнары "Мәк аланы" һәм "Модалы кәеф" дип исемләнгән. Кәгазь, полиэтилен, йогурт савыты - барысы да эшкә җигелгән. Кызлар узган ел да бу фестивальдә призлы урынны яулаганнар.
Бәзәкә мәктәбеннән Лилия Таҗиеваның кул эшләре ("Оста куллар", Гөлнур Нуретдинова) тамашачы симпатиясе призына лаек булды. Турайдан Миләүшә Мостафинаның бәйләгән әйберләре "иң яхшы бәйләгән модель" номинациясендә җиңүче дип игълан ителде. "Имидж" берләшмәсе (җитәкчесе Эльмира Әхкыямова) шәкерте Эльвина Истиваеның күлмәге кулланудан чыккан материаллардан эшләнгән. Ул шундый исемле номинациядә беренче урынга чыкты. Вероника Латыйпова, "Дизайн" берләшмәсендә шөгыльләнүче кызлар һәм егетләр әзерләгән костюмнар коллекциясе "Иң яхшы коллекция" дип танылды. Вәсилә Мортазина җитәкчелегендәге "Модульле оригами" берләшмәсе шәкертләре сәхнәдә үз-үзен тотышлары өчен бүләкләнделәр. "Бәхет кошы" берләшмәсенә йөрүче Лилия Габдрахманованың шәкерте Регина Хаҗиева әзерләгән ак төстәге костюм оригинальлеге белән тамашачыны шаккаттырды һәм гран-прига ия булды.
Иҗат үзәгенең бүлек мөдире Татьяна Ясәвиева чыгыш ясаучыларга рәхмәт белдерде.
- Педагогларның иҗади эзләнүләре, әти-әниләрнең булышлыгы нәтиҗәсе бүгенге күргәзмәдә ачык чагыла. Һәр чыгыш үзенчәлекле һәм кабатланмас. Сезгә киләчәктә яңа иҗат уңышлары юлдаш булсын, - диде.
Мәдинә Григорьева
Вәсилә Мортазина фотолары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.11600
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.9500
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.10800
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.11800
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.9700
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.11900
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.12000
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр9700
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.9100
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18700
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.13900
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.12000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика