“Әбиемнең күңел сандыгы”
Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтыла. Йолаларыбыз, бәйрәмнәребез, үткән тарихыбыз милли хисләр формалаштыруда, милли горурлык тәрбияләүдә әһәмиятле урын тоталар. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2012 ел Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Шуңа күрә, республикакүләм "Мин татарча сөйләшәм"...
Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтыла.
Йолаларыбыз, бәйрәмнәребез, үткән тарихыбыз милли хисләр формалаштыруда, милли горурлык тәрбияләүдә әһәмиятле урын тоталар. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2012 ел Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Шуңа күрә, республикакүләм "Мин татарча сөйләшәм" акциясен гимназиядә әлеге тема белән бәйләп уздырырга булдык.
Бу акциянең максаты - татар телен өйрәнүгә омтылышны арттыру, татар телендә аралашуга күбрәк кешене тарту, телгә, мәдәни мираска мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Татар теле укытучылары Х.Муллагалиева һәм Р.Закирова буыннар чылбырын күрсәтү, күпьеллык тарихы булган шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштыру максатында сценарийны "Әбиемнең күңел сандыгы" дип атадылар. Катнашучылар районыбызның барлык оешмаларында булып, татар телендә аралашып, аның дәүләт теле буларак әһәмиятен күрсәтергә омтылдылар. Алар бу чарага сәүдә һәм халыкка хезмәт күрсәтү урыннарын җәлеп иттеләр, администрация, бассейн, балалар бакчасы, редакция, почта, шифаханә, даруханә, балалар иҗаты үзәге, сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре белән әңгәмә кордылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
Оныклар да әбиләрен мәктәп тарихы, традициягә әверелгән кичәләр, бәйрәмнәр белән таныштырдылар. Чыннан да, гимназиядә үткәрелгән һәр дәрестә һәм дәрестән соң чараларда балаларга татар теленең матурлыгын, төгәллеген, байлыгын күрсәтергә тырышалар. Моны без "Нәүрүзбикә", "Татар малае-2012", "Озын толым", "Тамчы-шоу", укучылар белән укытучылар берлегендә үткәргән "Эрудит" бәйгеләрендә, "Кошлар - безнең дуслар", "Әбием - алтыным", "Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс", "Туган ягымның күренекле кешеләре", "Кызыклы грамматика", "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" исемле дәресләрдә күрдек.
Акциядә гимназия укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылар, оешма хезмәткәрләре бик теләп катнаштылар һәм "Мин татарча сөйләшәм" логотиплары белән горурланып йөрделәр, очрашулар барышында 800дән артык кешене татарча сөйләштереп, ана телендә аралашуның мөһимлегенә инандырдылар.
Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: мирасның иң кадерлесе бербөтен халыкның җанына сеңеп кала, аның телендә, әдәбиятында, гореф-гадәтләрендә, буыннан-буынга күчеп килгән йолаларында, бәйрәмнәрендә саклана. Ул мирас тарих чылбыры булып үрелеп барсын иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 гыйнвар 2021 - 15:53Татарстанның кайбер районнарында медицина кадрлары җитми Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында медицина хезмәткәрләре җитмәгән районнарны атады.3100
-
22 гыйнвар 2021 - 10:48Иң яхшы Халыклар дуслыгы йорты Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова сүзләренә караганда, узган елда барлык чаралар да өч күренекле дата: ТАССРның –100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75 еллыгын, район оешуның 35 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.8000
-
22 гыйнвар 2021 - 10:47Районда терлекчелек буенча ел йомгаклары уңай Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин сүзләренчә, 2020 елда терлекчелек продуктлары 335 миллион сумга җитештерелде, бу узган елның отчет чорына караганда 16 %ка артык.7500
-
22 гыйнвар 2021 - 10:46Татарстанда 13 яшьлек кыз югалган Мәктәп укучысы Яшел Үзәндә 18 гыйнварда югалган. Эзләү отрядының социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр ителә.7200
-
21 гыйнвар 2021 - 16:26Менделеевск районында яшәүче хезмәт ветераны Оркыя Фатыйхова 90 яшен билгеләде Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалиева Оркыя Шәймөхәмәтовнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән открыткалар, истәлекле бүләкләр тапшырды.8700
-
21 гыйнвар 2021 - 16:24Менделеевскида Бөтенроссия яшь хоккейчылар клубының зона ярышлары узды 20-21 гыйнварда «Айсберг» Боз сараенда «Алтын алка» яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының зона этабы узды.8600
-
21 гыйнвар 2021 - 16:17«Менделеевские новости» редакциясендә хуш ис яратучы кызлар очрашуы булды Чара «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы яклавында узды. Очрашуда иҗтимагый оешма Президенты Лиана Сәетова һәм аромастилист Елена Комадинская катнаштылар.8900
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11500
-
21 гыйнвар 2021 - 16:16Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсендә «перезагрузка»Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлекчәсенең отчёт-сайлау җыелышы булды.8700
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.11100
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11500
-
19 гыйнвар 2021 - 15:49Эшлекле киңәшмәдә яңа билгеләнүләр турында хәбәр иттеләр Хакимияттә предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре белән киңәшмәне район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева үткәрде.10400
-
21 гыйнвар 2021 - 10:42«Алтын башак» хуҗалыгында проблемалы мәсьәләләр каралды Хакимият бинасында район башлыгы җитәкчелегендә 2020 елга «Алтын башак» ҖЧҖ эшчәнлеге буенча баланс комиссиясе утырышы булды.10000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика