Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бүләккә – “Дуслык”

8 Март бәйрәме алдыннан "Сандугачым" 8 нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме шәкертләре әниләренә язгы кәеф бүләк иттеләр. Бакча мөдире Эльмира Лисютина хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән тәбрикләде. Тәрбиячеләр Л.Шиябиева, З.Гайнетдинова, сәнгать җитәкчесе Л.Гиннатуллина ярдәме белән балалар ике телдә бәйрәм программасы әзерләделәр. "Дуслык" композициясе чараның кульминациясе булды: балалар рус, татар,...

8 Март бәйрәме алдыннан "Сандугачым" 8 нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме шәкертләре әниләренә язгы кәеф бүләк иттеләр.
Бакча мөдире Эльмира Лисютина хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән тәбрикләде. Тәрбиячеләр Л.Шиябиева, З.Гайнетдинова, сәнгать җитәкчесе Л.Гиннатуллина ярдәме белән балалар ике телдә бәйрәм программасы әзерләделәр.
"Дуслык" композициясе чараның кульминациясе булды: балалар рус, татар, мари, удмурт биюләре башкардылар. Әниләренә багышланган шигъри юллары, әбиләренә багышланган җырлар, гаилә тормышыннан сәхнәләштерелгән өзекләр тамашачы күңеленә хуш килде. Чара азагында кызлар һәм малайлар яраткан әни-әбиләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Әниләр, әбиләр, хәтта дәү әбиләр ата-аналар комитеты исеменнән тәрбиячеләргә көндәлек тырыш хезмәтләре һәм түземлекләре өчен рәхмәт белдерделәр. Илдарның әбисе Л.Санникова әйтүенчә, ул оныгының кичәләрендә еш була, алар кызыклы, төрле һәм истә калырлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Композициясе

2
X