Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Бәллүр чишмә” моңы

Гөлшат Гыйләҗева Районыбызның каләм тибрәтүче балалары 15 мартта "Бәллүр чишмә" иҗат берләшмәсе утырышына җыелды. Бу юлы да аларны татар китапханәсенең уңайлы якты залы бергә туплады. Китапханә мөдире Гөлназ Хафизова укучыларны табигать байлыгы, тереклек чыганагы - чишмәләр турында фикер алышырга чакырды. - Быел Россиядә һәм Татарстанда экологик культура һәм әйләнә-тирә мөхитне...

Гөлшат Гыйләҗева
Районыбызның каләм тибрәтүче балалары 15 мартта "Бәллүр чишмә" иҗат берләшмәсе утырышына җыелды. Бу юлы да аларны татар китапханәсенең уңайлы якты залы бергә туплады. Китапханә мөдире Гөлназ Хафизова укучыларны табигать байлыгы, тереклек чыганагы - чишмәләр турында фикер алышырга чакырды.
- Быел Россиядә һәм Татарстанда экологик культура һәм әйләнә-тирә мөхитне саклау елы. Табигый саф су чыганаклары булган чишмәләр- туган ягыбызның зур байлыгы. Җир куеныннан ургылып чыгалар да, алар бөтен тереклеккә яшәү көче, күңелгә илһам бирәләр, - дип башлады утырышны Гөлназ Рафкиловна һәм яшь иҗатчы дусларына татар халкының атаклы җырчылары башкаруында чишмәләр турында музыкаль әсәрләр тәкъдим итте.
Утырышка Абалач, Бәзәкә, Песәй, Турай, шәһәрнең 3 нче һәм 7 нче мәктәпләре, 1 нче гимназия укучылары чишмәләр турында иншалар, шигырьләр язып килгән. Балаларның күбесе язмаларында табигатьне саклау мәсьәләләрен күтәргән. Районыбыздагы торак пунктларның һәрберсендә чишмәләр бар, ләкин аларга карата игътибарлы мөнәсәбәт җитми. Җир йөзендә яшәүче халыклар арасында суга кытлык кичергәннәре дә шактый. Без туган төбәгебездәге саф су чыганакларын кадерләп сакларга, аларны пычратмаска, башкалардан да пычраттырмаска тиеш, дигән фикерне сөрә яшь каләмдәш дуслар. 3 нче мәктәп укучылары Лариса Фёдорова, Альбина Харисова, Денис Чернов, Әдилә Мулланурова, Илфар Мөхәммәтҗанов, Абалач мәктәбе укучылары Ләйсән Габденурова, Элина Әбүлаесова, Песәй мәктәбе укучылары Аяз Әхмәтгәрәев, Гөлшат Кәбирова, 7 нче мәктәп укучылары Илдар Шәһабиев, Мөхәммәт Гыймалетдинов, Булат Кәшбиев шул теманы яктыртканнар, хәтта шигырьләр дә язганнар. Бәзәкә мәктәбе укучысы Лилия Таҗиева изге сулы чишмәләр турында бай материал туплап, шул турыда дусларына да бәян итте. Раилә Сираҗетдинова әбисе Фәния апа Шакирова язган шигырьне укыды. Турай мәктәбе укучысы Айсылу Кәлимуллина якташыбыз Гайшә апа Сәгъдиева шигъриятенә мөрәҗәгать иткән. Песәй мәктәбе мөгаллиме Фирдәвес Рәхмәтуллина түгәрәккә йөрүчеләргә әле генә табадан төшкән иҗат җимешен алып килгән. Балаларга ул Наил Тимербаев шигырен дә укыды.
Шәһәребезнең 1 нче санлы гимназиясендә туган тел һәм әдәбият дәресләрен укытучы Халидә Муллагалиева да иҗат кешесе. Күңел түрендәге хисләрен Халидә Сәяфовна шигъри юлларга тезә. Утырышта ул "Лира Прикамья" җыентыгына кергән шигырьләрен яңгыратты.
- Чишмәләр - су чыганагы гына түгел, ә кызларның уңганлыгын сынау, гашыйкларның очрашу, вәгъдәләр бирешү урыны да булган, - дип дәвам итте сүзен китапханә мөдире Г.Хафизова һәм татар әдәбияты классикасына кергән әсәрләрне укырга тәкъдим итте.
Балалар иҗат берләшмәсенең эшчәнлегенә быел уникенче ел. Шул вакыт дәвамында дистәләрчә укучылар биредә сәләтләрен сынадылар, тәүге хезмәт җимешләрен яшьтәшләренә тәкъдим иттеләр. Кемдер бу юлга көчле агым булып килеп керде, кемдер үзе турында кычкырып әйтмичә әкрен генә яза килде, кемдер вакыт-вакыт иҗаттан ераклашып торды. Ләкин аларның берсе дә эзсез югалмады. Алар да нәкъ чишмәләр кебек...
3 нче мәктәп мөгаллиме Люция Хөснетдинова укучыларга хәерле җомгалар теләп, аларны иҗатка дәртләндерде. Узган елларда берләшмә яшәешендә актив катнашкан укучыларның нинди уңышларга ирешүе турында сөйләп, Люция Әгъзамовна яшь каләм тибрәтүчеләрне яңа үрләр яуларга өндәде. Мәгариф бүлеге методисты Гөлшат Вәлиева берләшмәнең тарихы, һәр утырышны оештырып, балаларны иҗатка тартучы хөрмәтле ханымнар-Рузалия Абдуллина һәм Гөлназ Хафизова исеменә рәхмәт сүзләре белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск экологик культура Менделеевск яналыклары

2
X