Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Булачак Олимпия чемпионнары

Сочидагы кышкы Олимпия уеннары чорында районның барлык мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре төрле спорт чараларында катнашты. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр, башлангыч сыйныфлар, педагоглар һәм әти-әниләр арасында физкультура һәм спортны пропагандалау буенча эшне яхшы оештыруга конкурс иң гаммәвие булды - 308 кешене җәлеп итте. Җиңүчеләр берничә номинациядә билгеләнде. Лауреатларны бүләкләү 13 нче "Көмеш тояк" балалар...

Сочидагы кышкы Олимпия уеннары чорында районның барлык мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре төрле спорт чараларында катнашты.
Мәктәпкәчә яшьтәгеләр, башлангыч сыйныфлар, педагоглар һәм әти-әниләр арасында физкультура һәм спортны пропагандалау буенча эшне яхшы оештыруга конкурс иң гаммәвие булды - 308 кешене җәлеп итте. Җиңүчеләр берничә номинациядә билгеләнде. Лауреатларны бүләкләү 13 нче "Көмеш тояк" балалар бакчасында региональ конференция кысаларында узды. Мөдир Людмила Будник кунакларны - районнан, Яр Чаллы һәм Алабугадан килгән коллегаларын җылы тәбрикләде. ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Рөстәм Гафаров районда үсеп килүче буынга спорт тәрбиясе бирүнең игътибар үзәгендә булуын әйтте.
Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар тапшырылды. 13 нче бакча шәкертләре "Боксчылар һәм атлетлар" исемле шаян сәхнә күренеше, "Бозда бию" мини-тамашасын тәкъдим иттеләр.
- Тиздән без үсеп җитәрбез һәм Олимпия чемпионнары булырбыз, - диделәр алар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары мђктђпкђчђ мђгариф