Буй-сыны төз, яуда – кыю
1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә сафта җыр башкару смотры үтте.
Смотрда 5-6 сыйныф укучылары катнашты. Жюрига хәрби комиссар Залуженко С.В., МВД ветераны Трапезников В.И., сугышчы-интернационалистлар Поспелов С.А. һәм Николаев И.С., әтиләр советы рәисе Валиев И.М. һәм 1 нче мәктәпне тәмамлап чыккан Шайдуллин Ринат чакырылды. Юнармеецлар маршы астында сыйныфлар залда сафка тезелеп бастылар. Парадны ОБЖ педагог-оештыручысы Зеленцов В.Н. кабул итте. Смотрда катнашучылар алдында мәктәпнең юнармеецлары күрсәтмә чыгыш белән үттеләр. Укучылар хәрәкәт вакытында күчешләр ясау , сафта хәрбиләрчә атлап йөрү , җыр башкару осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук командирларны аерым бәяләделәр. Смотр нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр дип 5В һәм 6Г сыйныфлары игълан ителде. Иң яхшы командирлар дип Зиганшин Руслан (6В) һәм Лызлова Мария (5Г) билгеләнде. Сыйныфларны өлкән звено укучылары әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев