Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бәйге юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүчеләрне ачыклады

8 нче "Сандугачым" балалар бакчасында "Гади кагыйдәләр" II Региональ интеллектуаль бәйгесе узды. Юл йөрү кагыйдәләре буенча бәйгедә Менделеевск, Алабуга һәм Яр Чаллы балалар бакчаларының әзерлек төркеме шәкертләре катнашты. Чара барышында кызлар һәм малайлар светофор, юл билгеләре һәм транспорт белән бәйле хәлләр турында белемнәрен ныгыттылар. Юл хәрәкәте иминлеге дирекциясе филиалы начальнигы...

8 нче "Сандугачым" балалар бакчасында "Гади кагыйдәләр" II Региональ интеллектуаль бәйгесе узды.
Юл йөрү кагыйдәләре буенча бәйгедә Менделеевск, Алабуга һәм Яр Чаллы балалар бакчаларының әзерлек төркеме шәкертләре катнашты. Чара барышында кызлар һәм малайлар светофор, юл билгеләре һәм транспорт белән бәйле хәлләр турында белемнәрен ныгыттылар. Юл хәрәкәте иминлеге дирекциясе филиалы начальнигы Флюра Гыймаева, ЮХИДИ бүлеге начальнигы полиция майоры Игорь Башаров чараның кунаклары булдылар. Жюри карары буенча, "Сандугачым" балалар бакчасында тәрбияләнүче Данил Жуйков бәйгенең җиңүчесе дип танылды. Икенче урынны 2 нче "Әкият" бакчасыннан Ангелина Чернобровкина, өченчелекне Алабуга мәктәпкәчә учреждениеләре балалары яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары "Сандугачым"