Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бәйрәм шатлык китерде

"Кама таңнары" приютында Ватанны саклаучылар көнен күңелле бәйрәм итеп уздырдылар. "Ватанга һәм армиягә хезмәт итәрбез" дип аталган чарада балалар хәрби һөнәрләр, армиядәге техника буенча белемнәрен барладылар. "Артиллеристлар" һәм "Танкчылар" командалары эстафета һәм интеллектуаль ярышларда өлгерлектә, белем дәрәҗәсен ачыклауда сыналдылар. Социаль педагог Рамил Заһретдиновның эзләнүчеләр отряды эшчәнлеге, сугыш кырында табылган әйберләр...

"Кама таңнары" приютында Ватанны саклаучылар көнен күңелле бәйрәм итеп уздырдылар.
"Ватанга һәм армиягә хезмәт итәрбез" дип аталган чарада балалар хәрби һөнәрләр, армиядәге техника буенча белемнәрен барладылар. "Артиллеристлар" һәм "Танкчылар" командалары эстафета һәм интеллектуаль ярышларда өлгерлектә, белем дәрәҗәсен ачыклауда сыналдылар. Социаль педагог Рамил Заһретдиновның эзләнүчеләр отряды эшчәнлеге, сугыш кырында табылган әйберләр турында сөйләвен һәркем тын да алмый тыңлады. Балалар туганнарына үз куллары белән бәйрәм бүләкләре әзерләделәр, үзләре дә призлар алып сөенделәр. Кичәдә малайлар һәм ир-ат хезмәткәрләр директор Илсөяр Зыятдиновадан котлаулар, җылы теләкләр кабул иттеләр. Чараны оештыруга тәрбиячеләр Марина Куликова, Вәсимә Шакирова, Люция Бикбова, музыка җитәкчесе Екатерина Задоркина күп көч куйганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Кама таћнары