Чыгарылыш сыйныф укучылары очрашуы.
1нче урта мәктәптә чыгарылыш сыйныф укучыларының традицион очрашуы узды.
Традиция буенча очрашуны мәктәпне тәмамлаучылар Шәйморатов Динар һәм Шәйдуллин Ренат үткәрде. Сәхнәгә рәхмәт сүзләре белән юбилей чыгарылышлары: 1989, 2004, 2009 һәм 2014 еллар кызлары һәм егетләре чыгыш ясады.
Чыгарылыш сыйныф укучылары укытучыларына күңелле сюрпризлар әзерләделәр: җырлар һәм чәчәкләр. 30 еллык чыгарылышның чыгышы бик матур булды. Алар мәктәпкә ролик һәм җыр багышлап кына калмыйча, бүләк тә тапшырдылар: бинаның фасадына электрон табло. 2004 ел чыгарылышы мәктәпкә дәресләр расписаниесе өчен стенд, ә 2009 ел чыгарылышы принтер бүләк итте. Концерт программасыннан соң укучылар мәктәп елларын искә төшерү өчен кабинетлар буенча таралыштылар.
Фото: 1 нче мәктәп архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев