Чыгарылышлар бердәм дәүләт имтиханнарын сайлады
Менделеевск мәктәпләре чыгарылышларының быел нинди фәннәрне сайлавы турында корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина сорашып белде. Шуны искәртәбез, карарны 1 мартка кадәр генә кабул итәргә була иде. Диана Даллакян, 1 нче мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы: - Мин Ижевск дәүләт медицина акдемиясенең стоматология факультетына укырга керергә планлаштырам. Кечкенәдән табиб булырга хыялландым, белгечлекне озак сайлый...
Менделеевск мәктәпләре чыгарылышларының быел нинди фәннәрне сайлавы турында корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина сорашып белде. Шуны искәртәбез, карарны 1 мартка кадәр генә кабул итәргә була иде.
Диана Даллакян, 1 нче мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы:
- Мин Ижевск дәүләт медицина акдемиясенең стоматология факультетына укырга керергә планлаштырам. Кечкенәдән табиб булырга хыялландым, белгечлекне озак сайлый алмадым, соңыннан стоматолог булам дигән фикергә килдем. Кешеләргә бәхетле елмаю бүләк итәргә телим. Шуның өчен, мәҗбүри фәннәрдән тыш, химия белән биологияне сайладым. 10 нчы сыйныфтан имтиханнарга ныклап әзерләнә башладым, электив дәресләргә йөрим, репетитор белән шөгыльләнәм.
Айгөл Әхмәтшина, 1 нче мәктәпнең 11Д сыйныф укучысы:
- Математика һәм рус теленнән тыш, әдәбияттан имтихан тапшырачакмын. Имтиханга акрынлап, үземә артык йөк өймичә әзерләнәм, вакытымны да бушка үткәрмим. БДИга безне дәрестә әзерлиләр, өйдә өстәмә яки дәрестән соң укытучылар белән шөгыльләнергә туры килә. Тагын Чаллыга БДИга әзерләү үзәгенә йөрим. Максатым - Казан архитектура университетына укырга керү.
Рүзәл Бекбутаев, 2 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы:
- Кайда укыячагымны төгәл әйтә алмыйм, әмма булачак һөнәремне техник уку йортында алырга телим. Математика, рус теле, җәмгыять белеме, физика буенча имтиханга әзерләнәм. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүгә дәрестә күп игътибар бирелә. Шулай ук репетитор белән шөгыльләнәм, демо-вариантларны чишәм.
Эльвира Шиабиева, Бәзәкә урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы:
- Минем сайлавым - рус теле, математика, информатика. Казан федераль университетының "финанслар һәм кредит" факультетына керергә, киләчәктә үземне банк эше буенча белгеч итеп күрергә телим. Имтиханнарга мәктәптә һәм мөстәкыйль өйрәнәм. Федераль университетка һәр елны конкурс зур.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!6000
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.8100
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12100
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13700
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11800
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.13600
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.11000
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!10200
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.10500
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.12000
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13700
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12100
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.8100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика