Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Чыгарылышлар республикага өстенлек биргән

    Быел районның 158 чыгарылышы өлгергәнлек аттестаты алды. Без аларның алдагы язмышлары белән кызыксындык. Мәгариф идарәсе белгечләре хәбәр иткәнчә, чыгарылышларның гомуми саныннан 152 егет һәм кыз студент булган (134е югары уку йортларына, 16 сы - урта уку, икесе башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләренә кергән), дүртесе эшкә урнашкан, икесе әле сайлау ясамаган....

    Быел районның 158 чыгарылышы өлгергәнлек аттестаты алды. Без аларның алдагы язмышлары белән кызыксындык.
    Мәгариф идарәсе белгечләре хәбәр иткәнчә, чыгарылышларның гомуми саныннан 152 егет һәм кыз студент булган (134е югары уку йортларына, 16 сы - урта уку, икесе башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләренә кергән), дүртесе эшкә урнашкан, икесе әле сайлау ясамаган. Менделеевск чыгарылышлары нигездә республиканың уку учреждениеләрен сайлаган (Яр Чаллы, Казан, Минзәлә, Алабуга һ.б.лар). Ижевск, Киров, Түбән Новгород, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта укучылар аз. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина беренче курслар белән социаль челтәр аша элемтәгә керде.

    Дарья Швецова:
    - Мин Түбән Кама педагогия көллиятендә "башлангыч сыйныфларда укыту" факультетында укыйм. Мөгаллим булачагымны күптән хәл иттем. Укып бетергәч, туган 2 нче мәктәбемә кайтачакмын. Мин баш-аягым белән студент көндәлегенә чумдым: лекция һәм семинарлар, төрле чаралар, яңа дуслар - болар барысы да кызык һәм үзенчәлекле. Аеруча тулай торакта яшәү ошый, биредә үзеңне мөстәкыйль, зур хис итәсең, күп мәсьәләләрне үзлектән чишәсең. Тиздән безне тантаналы төстә студентка багышлау көтә. Бу вакыйгага түземсезләнеп әзерләнәбез.

    Алексадр Штенников:

    - Мин Казан фәнни-тикшеренү технология университетының "органик булмаган матдәләрнең химик технологияләре" факультетына кердем. 21 нче гасырда инженер-технолог һөнәренә ихтыяҗ бар дип уйлыйм. Студентлык тормышы турында (тулай торакта яшим) шуны әйтә алам - күңелсез булмый, укытучылар да йөгәннән ычкынырга ирек бирмиләр. Сентябрьдә безне студентка багышладылар, студент билетлары бирделәр. Чара югары дәрәҗәдә узды. Өлкән курслар безнең өчен төрле сынаулар әзерләделәр, күңелле һәм кызык булды.

    Дарья Бузаджи:
    - Балачактан табиб булырга хыялландым. Уку елларында фикерем берничә тапкыр үзгәрешләр кичерде, ләкин кешеләргә булышу теләге һөнәремне билгеләде. Мин И.М.Сеченов исемендәге Мәскәү дәүләт медицина университеты студенткасы. Табиб белгечлеге буенча "дәвалау эше" факультетында укыйм. 9 нчы сыйныфтан вузга керүгә максатчан әзерләндем. Укытучылар һәм әти-әнием бәһасез ярдәм күрсәтте. Хәзер намус кушуы буенча укырга тырышам. Чөнки иң кадерле әйбер - кеше тормышы табибларның белеменә бәйле. Укуы җиңел түгел, ләкин бик кызык. Көн саен иртә торырга, соң ятарга туры килә. Уку корпуслары бөтен Мәскәү буйлап таралган. Иң кызыклысы - практика. Бу - үз диагнозлары, холыклары булган чын авырулар, һәрберсенә шәхси якын килү кирәк. Ә студентка безне "Россия" концертлар залында багышладылар. Анда Мәскәү мэры, сәламәтлек саклау министры, Россиянең баш санитар табибы килгән иде, алар безгә яхшы табиблар булуыбызны теләделәр.

    Григорий Галкин:
    - 9 нчы сыйныфтан соң мин "музыкаль эстрада сәнгате" юнәлеше буенча Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенә кердем. Сайлауга аңлап килдем, мин җырларга яратам. Сәхнәгә мәхәббәтне әбием Ольга Подшивалова һәм сәнгать мәктәбе педагоглары тәрбияләде. Тихоново мәдәният йортында беренче тапкыр чыгыш ясавымны хәтерлим. Көллияттә шөгыльләр кызыклы үтә, аеруча белгечлек буенча предметлар ошый, аларда тавышны куялар, һәр студентка шәхси игътибар бирәләр. Курста без 13 кенә кеше, шуларның өчесе малай, калганнары кызлар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: