Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Депутат парламент дәресе турында

Менделеевск мәктәпләрендә парламент дәресләре уза. Шәһәрнең 1 нче гимназиясендәге чарада Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Мәгариф идарәсе начальнигы Альберт Фёдоров катнаштылар. Быелгы дәресләрнең темасы - "Татарстан парламентаризмы: тарихи тәҗрибә һәм заманча үсеш юнәлеше" - Дәүләт Советына 20 ел тулуга багышлана. Дәресләр укучыларда гражданлык активлыгын, хокук культурасын формалаштыруны, Россиядә дәүләт органнарының...

Менделеевск мәктәпләрендә парламент дәресләре уза. Шәһәрнең 1 нче гимназиясендәге чарада Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Мәгариф идарәсе начальнигы Альберт Фёдоров катнаштылар.

Быелгы дәресләрнең темасы - "Татарстан парламентаризмы: тарихи тәҗрибә һәм заманча үсеш юнәлеше" - Дәүләт Советына 20 ел тулуга багышлана. Дәресләр укучыларда гражданлык активлыгын, хокук культурасын формалаштыруны, Россиядә дәүләт органнарының роле турында белемнәрне үстерүне максат итеп куя.
8-10 нчы сыйныфларны берләштергән очрашуны югары категорияле тарих укытучысы Эльмира Вәлиева әзерләде. Эш барышында шәкертләр Татарстанда парламентаризмның барлыкка килүе һәм үсеше турында мәгълүмат алдылар, системаның төп үзенчәлекләрен ачыкладылар һәм Дәүләт Советы эшчәнлеге формалары белән таныштылар. Эльмира Баязитовна теманы ачуда "сорау-җавап", викторина, дискуссия алымнарын кулланды. Шәкертләр, яхшы белем, фикерләү дәрәҗәсен күрсәтеп, педагог куйган максатны үзләштерделәр.
Альберт Галимҗанович мондый чараларның укучыларда туган ил тарихына кызыксыну уятуын, эрудицияләрен киңәйтүен, фикерләү һәм анализлау мөмкинлекләрен үстерүен билгеләп үтте һәм балаларның сорауларына җаваплар бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Парламент дђресе