Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Дистанцион формада уку 6 апрельдән башлана

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов укучыларның әти-әниләренә мөрәҗәгать белән чыгып, мәктәпләрдә, урта профессиональ уку йортларында һәм вузларда уку процессының 6 апрельдән дистанцион формада дәвам итәчәген әйтте.

«Беренчедән алып 11нчегә кадәр барлык сыйныфлар, уку программасында кабул ителгәнчә, дистанцион формада укуны дәвам итәчәк. Укучылар һәм педагоглар төрле электрон платформалар кулланачак», – диде ул.

Рафис Борһанов балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшләвен дәвам итәчәген әйтте.

«Безнең «алгы сафларда» булган кешеләребез, шәһәрләребезнең, республикабызның яшәешен тәэмин итүчеләр борчылмасын. Аларның балаларын дежур төркемнәр кабул итәчәк», – дип билгеләде министр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев