Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Дистанцион укуга күчәләр

Менделеевск укучылары дистанцион укыячаклар. Студентлар мондый форматта белем алалар инде.

Менделеевск мәгариф учреждениеләренең әлеге күчүгә әзерлеген Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов бәяләде. Министрны өченче мәктәптә көттеләр. Биредә аңа ресурсларны күрсәттеләр һәм дистанцион укуның ничек алып барылачагын аңлаттылар.

Яңа форматка күчү укытучыларга эшне бераз арттыра, ләкин, мәктәп директоры Евгений Ямщиков фикеренчә, бу яңа сервисларны тиз арада үзләштерү кирәклеге белән бәйле.

Җитәкче сүзләренчә, мондый алым белән укуның үз өстенлекләре бар. Мәсәлән, реаль вакытта һәр конкрет укучыга күбрәк вакыт бирелә.

«Сораулар туачак, билгеле. Әмма безнең барысын да тестлаштырырга вакыт булачак. Укытучылар моның белән мәшгульләр. Уңай ягы шунда, балалар хәбәрдар һәм әлеге вакыйгаларга әзер», – дип аңлатма бирде министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев