Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Дөньяны матурлык коткара

Балалар иҗат үзәгендә декоратив-гамәли иҗат бүлеге педагоглары әзерләгән күргәзмәне тәкъдир итү шундый исем астында узды. Күргәзмәне "Бәхет кошы" рәсем студиясе җитәкчесе Лилия Габдрахманова ачты, ул күп еллар дәвамында келәм сугу, чүлмәк ясау сәнгате һәм башкалар белән шөгыльләнә. Лилия Мозаһитовнаның аерым эшләре Россия һәм чит илләрдә яшәүчеләрнең фатирларын бизи. "Камелия" һәм...

Балалар иҗат үзәгендә декоратив-гамәли иҗат бүлеге педагоглары әзерләгән күргәзмәне тәкъдир итү шундый исем астында узды.
Күргәзмәне "Бәхет кошы" рәсем студиясе җитәкчесе Лилия Габдрахманова ачты, ул күп еллар дәвамында келәм сугу, чүлмәк ясау сәнгате һәм башкалар белән шөгыльләнә. Лилия Мозаһитовнаның аерым эшләре Россия һәм чит илләрдә яшәүчеләрнең фатирларын бизи.
"Камелия" һәм "Безнең куллар ямансулау өчен түгел" чәчәк ясау берләшмәләре җитәкчесе Алсу Садыйкованың тукымадан ясалган уенчыклары, сәйләннән чәчәкләре, туй аксессуарлары шаккаттырдылар.
"Яшь рәссам" һәм "Имидж" берләшмәләре җитәкчесе Эльмира Әхкыямованың пластик чәнечкеләрдән җилпәзәләре, токмачтан ясалган шкатулкалары, конфетлардан чәчәк букеты, тозлы камырдан картинкалары беркемне дә битараф калдырмады.
"Дизайн" һәм "Сәйләннең могҗизалы дөньясы" берләшмәләре җитәкчесе Вероника Латыйпова батик техникасы белән башкарылган эшләре, агачка чокып ясалган рәсемнәре һ.б.лардан күзне алырлык түгел иде.
Күп педагоглар кул эшләренә әнисе, әбисеннән өйрәнгән. Бүлек мөдире, "Оста куллар" берләшмәсе җитәкчесе Зәкия Әхмәдуллина челтәрләп ясалган әйберләрен, атлатып чигелгән картиналарын күрсәтте, араларында әнисе ясаганнары да бар.
Килеп эшләүче педагог Вәсилә Мортазина тамашачы хөкеменә модульле оригами белән эшләнгән, чәчәкле шашкалар, әкәм-төкәм кабырчыкларыннан әйберләрен тәкъдим итте.
Бу көнне күргәзмәдә яз һәм бәйрәм төсмере хөкем сөрде. Теләгәннәргә кул эшләре осталары белән аралашу һәм сораулар бирү мөмкинлеге булдырылды. БИҮ директоры Әлфия Талыйпова, аның урынбасары Татьяна Ясәвиева очрашуга йомгак ясадылар.
Балалар күргәзмәдән күңел күтәренкелеге белән таралыштылар.
- Бер эш икенчесенә охшамаган, барысы да кызыклы, - дип тәэсирләре белән уртаклашты 1 нче мәктәпнең 3В сыйныф укучысы Данил Стройкин.
Венера Әмирова, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Бђхет кошы