Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Дәрес уңышы нәрсәдә

Бу турыда Менделеевск коллегаларына Дрезден университеты укытучысы Юлия Койнова-Цельнер сөйләде.

Германия мәктәбе үрнәге буенча
Очрашу 4 нче мәктәптә узды. Әңгәмә барышында җыелганнар педагогик белемгә кагылышлы сорауларны тикшерделәр. Мисал өчен, сөйләшү темаларының берсе дәрестә заманча технологияләр куллану булды. Юлия Васильевна укытучыларга Германия башлангыч мәктәбе дәресләреннән өзекләр китерде. Индивидуаль, парлы, төркем белән эшләү барышында укучылар анализ ясый, мәгълүматны аңлата һәм бер-берсен бәяли алдылар.

Дәрестәге тәэсирләр – нәрсә ул?
Бу сорауга җавапны 24 педагог мастер-класста эзләде. Юлия Койнова хис-тойгыларның укучыларга тәэсир итүен билгеләде.

– Дәреснең психологик климаты мөһим, ул педагог һәм укучыларның тәэсирләрендә чагыла. Нәкъ менә «укытучы-укучы» системасында дустанә берләшү һәм позитивка көйләнү нәтиҗәле хезмәттәшлек итүнең нигезен тәшкил итә, – дип саный Юлия Васильевна.

Ю.Цельнер сыйныфта уңайлы социаль-психологик климат булдыру, үз тойгыларың һәм укучыларның тәэсирләре белән дөрес идарә итү, дәрестә стресс хәлләрен булдырмау турында сөйләде.

– Өч командага бүлендек, безгә дәрестә булган хәлләргә һәм нәтиҗәгә тәэсир итүче уңай, тискәре һәм чит тойгылар турында бирем бирелде. Педагоглар һәм укучылар арасында партнерлык мөнәсәбәтләре булдыру мөһим. Шул очракта гына сыйныфта гармония юнәлешендә зур адым ясарга мөмкин, – дип фикерләре белән уртаклашты Ижёвка мәктәбенең физика һәм математика укытучысы Алина Гришина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев