Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Дуслык нуры” дуслаштырды

Яңабирде мәктәбендә Халыкара туган тел көне кысаларында "Дуслык нуры" балалар фольклор коллективларының регионара фестивале узды. Фәймә Вахриева Мәктәп директоры Антон Кузнецов кунакларны сәламләде һәм уңышлы чыгышлар теләде. - Тугызынчы тапкыр оештырылучы чара традициягә әверелде. Мондый очрашулар милләтара татулыкка, бер-береңне танып белүгә зур адым. Безнең мәктәптә укучыларга милли традицияләргә нигезләнеп тәрбия...

Яңабирде мәктәбендә Халыкара туган тел көне кысаларында "Дуслык нуры" балалар фольклор коллективларының регионара фестивале узды.
Фәймә Вахриева
Мәктәп директоры Антон Кузнецов кунакларны сәламләде һәм уңышлы чыгышлар теләде.
- Тугызынчы тапкыр оештырылучы чара традициягә әверелде. Мондый очрашулар милләтара татулыкка, бер-береңне танып белүгә зур адым. Безнең мәктәптә укучыларга милли традицияләргә нигезләнеп тәрбия бирү игътибар үзәгендә, - диде ул.
Чарада Удмуртиянең Алнаш районыннан, Түбән Камадан һәм Менделеевск районыннан җыелган ансамбльләр республикада яшәүче милләтләрнең гореф-гадәтләрен, йолаларын, мәдәниятен чагылдырган композицияләр тәкъдим иттеләр.
Мәгариф идарәсе начальнигы Зөлфия Хәертдинова, чарага җыелганнарны тәбрикләп, фестивальнең дуслык җепләрен ныгытуда әһәмияте зур булуын ассызыклады. Аннан бер-бер артлы "Вуюись" (Монаш мәктәбе, җитәкчеләре Л.Павлова, С.Андреева), "Ак калфак" (Абалач, М.Фәйзрахманова), "Тэремшур кускылиос" (Яңабирде, В.Степанова), "Салтар" (Түбән Кама, Н.Волкова) фольклор коллективлары сәхнәдә чыгыш ясадылар. Балалар иҗаты үзәгенең "Триумф" театр коллективында шөгыльләнүче Карина Шамина, Регина Антонова, Айгөл Гомәрова, Лиана Шәйхетдинова, Камай мәктәбе шәкертләре Алия Зиннурова, Диана Юзикеева, Удмуртиядән Арина Дурянованың чыгышлары бәйге бизәге булды.
Зөлфирә Хафизовна йомгаклау өлешендә милли традицияләрне камилләштерүгә, саклап калуга тырышлык куйганнарга рәхмәт белдерде, чыгыш ясаучыларга фестивальдә катнашучы дипломнары һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары фестивале традициягђ ђверелде.