Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Экскурсияләр өзелеп тормый

Җәйге чорда мәктәп яны лагерьларында ял итүчеләр туган якны өйрәнү музеена теләп йөриләр. Укучылар "Ага-ага елгакай" дип аталган музей дәресендә Тойма һәм Чулман елгалары турында күп мәгълүмат тупладылар: сулыкларга сак караш кирәклеген, аларның шәһәр һәм район тормышында бәясез ролен билгеләделәр. "Хәрби дан" залы, Ушковларга, һәм Карпов исемендәге химия заводының 145...

Җәйге чорда мәктәп яны лагерьларында ял итүчеләр туган якны өйрәнү музеена теләп йөриләр.
Укучылар "Ага-ага елгакай" дип аталган музей дәресендә Тойма һәм Чулман елгалары турында күп мәгълүмат тупладылар: сулыкларга сак караш кирәклеген, аларның шәһәр һәм район тормышында бәясез ролен билгеләделәр. "Хәрби дан" залы, Ушковларга, һәм Карпов исемендәге химия заводының 145 еллыгына багышланган "Кул эшләре могҗизасы" күргәзмәләрен кызыксынып карадылар. Музей хезмәткәрләре экскурсиягә килүчеләр белән экспонатлар һәм күргәзмәләр буенча әңгәмә оештырдылар, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.
Музейны шәһәр кунаклары һәм отпускларын монда уздыручы якташларыбыз, шулай ук химия предприятиесенә төрле төбәкләрдән килүчеләр дә читләтеп узмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Агаага елгакай Менделеевск яћналыклары