Ел тәрбиячесе-2016
Шәһәрнең 10 нчы "Миләшкәй" балалар бакчасында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре педагоглары арасында "Ел тәрбиячесе-2016" район бәйгесенең йомгаклау туры узды. Анда тәрбиячеләр Елена Николенко (10 нчы бакча), Айгөл Корбанова (11 нче) һәм Лилия Әхмәдиева (12 нче) катнашты. Иҗади презентация һәм гамәлдә балалар белән эшләү осталыгында сыналган конкурсантларның бәйгегә җентекле әзерлекләре ачыкланды, алар...
Шәһәрнең 10 нчы "Миләшкәй" балалар бакчасында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре педагоглары арасында "Ел тәрбиячесе-2016" район бәйгесенең йомгаклау туры узды.
Анда тәрбиячеләр Елена Николенко (10 нчы бакча), Айгөл Корбанова (11 нче) һәм Лилия Әхмәдиева (12 нче) катнашты.
Иҗади презентация һәм гамәлдә балалар белән эшләү осталыгында сыналган конкурсантларның бәйгегә җентекле әзерлекләре ачыкланды, алар педагогик эшчәнлек өлкәсендәге казанышлары, ата-аналар белән үзара элемтәләре, киләчәккә планнары турында сөйләделәр.
Жюри рәисе, район мәгариф идарәсе начальнигы Дмитрий Сапожников конкурсны оештыручы Винера Камаева җитәкчелегендәге коллективка рәхмәт белдерде, экология елы уңаеннан конкурсантларның әлеге темага зур игътибар бирүләрен билгеләде.
"Ел тәрбиячесе" исеменә 10 нчы балалар бакчасыннан Елена Николенко лаек булды, ул республика конкурсында район данын яклаячак. Айгөл Корбанова - икенче, Лилия Әхмәдиева өченче урында.
Чараны 10 нчы балалар бакчасы педагоглары һәм шәкертләрнең гаҗәеп музыкаль чыгышлары бизәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев