Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Эшкә бәйрәмгә барган кебек

8 февральдә билгеләп үтелә торган Россия фәне көне җәмәгатьчелекнең фикерен фәннең зур мөмкинлекләренә җәлеп итү өчен яхшы сәбәп. Бу дата алдыннан коресспондентыбыз Вәсилә Мортазина хәзер институтта укытучы якташларыбыз белән әңгәмә корды. Алар өчен Фән көне - һөнәри бәйрәм. Сәлахетдин Таҗиев, Россия Федерациясе югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре, доцент, Казан федераль...

8 февральдә билгеләп үтелә торган Россия фәне көне җәмәгатьчелекнең фикерен фәннең зур мөмкинлекләренә җәлеп итү өчен яхшы сәбәп. Бу дата алдыннан коресспондентыбыз Вәсилә Мортазина хәзер институтта укытучы якташларыбыз белән әңгәмә корды. Алар өчен Фән көне - һөнәри бәйрәм.
Сәлахетдин Таҗиев, Россия Федерациясе югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре, доцент, Казан федераль университетының Алабуга институты этномәдәни мәгарифе фәнни лабораториясе мөдире:
- Мин 1969 елда Бәзәкә мәктәбен тәмамладым. Мәктәп ул заманның әйдәп баручы инновацион мәктәпләрнең берсе иде. Мин институтка керүемә йогынты күрсәткән укытучыларым Мансура Әхмәтова, Габделхәй Гыйльфанов, Фәйзелхак Хөснетдинов, Рәшит Башаров, Әдия Ибраева, Шәмсия Гыймазованы һәм башкаларны һәрвакыт шатланып һәм горурланып искә алам. Мин педагогика кафедрасында эшлим, гомуми һәм һөнәри педагогика, социаль эш технологиясе, педагогик технологияләр, мәгарифтә инновацион менеджмет фәннәрен укытам. Фән миңа үзүсеш, эзләнү, тәҗрибә, иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирә. Тикшеренергә, педагогик эшчәнлекнең яңа чикләрен ачарга, кешеләр белән эшләргә яратам. Минем өчен эш - бәйрәм. Мин инновацион педагог, студетнтларым мине европа педагогы дип атый. Кысалар куярга яратмыйм, һәр шөгыль тарафдар-шәкертләремне генә түгел, үземне дә гаҗәпләндерергә тиеш. Менделеевскиның Балалар иҗаты үзәге фәнни җитәкчесе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы эксперты булып торам.
Азат Мөхәмәтшин, Россия Федерациясе югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре, педагогия фәннәре кандидаты, профессор, Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының педагогика һәм психология факультеты деканы:
- Мин тумышым белән Турай авылыннан, Песәй мәктәбендә белем алдым, укытучыларым күңелемдә бары тик якты эзләр генә калдырды. Алабуга институтының тарих факультетын тәмамлаганнан соң, тормышымны фәнни эшчәнлек белән бәйләргә карар кылдым. Моңа үкенмим, шул ук вакытта студентлар һәм мөгаллимнәр алдында зур җаваплылык икәнен дә аңлыйм. Минем җитәкчелектә алты аспирант якланды, алар хәзер вузларда укыталар. Педагогика, татар халкының этнопедагогика тарихлары һәм башкалар буенча лекцияләр укыйм.
Хәзерге вакытта безнең илдә грант программалары тормышка ашырыла, бу яшь акыллар өчен зур яклау. Шуңа күрә фән зур мөмкинлекләргә ия дип курыкмыйча расларга була.
Юлия данилова, филология фәннәре кандидаты, КФУ Алабуга институтының рус теле һәм контрастив телләр кафедрасы доценты, рус филологиясе һәм журналистика факультеты деканының укыту эше буенча урынбасары:
- Мин 1 нче мәктәпне тәмамладым. Остазларым Татьяна Александровна Миңнегалиеваны һәм Нәкыя Шамилевна Насыйфуллинаны рәхмәт хисләре белән искә алам. Балачактан фәнни эшчәнлек турында хыялланмаган идем. Ул күп вакыт, җитди эш, тәртип таләп итә. Мин факультетта "Кереш һәм тел белү", "Заманча рус әдәби теле. Фонетика. Фонология. Лексикология" дисциплиналарыннан лекцияләр укыйм, махсус курслар алып барам. Рус теленең үзенчәлекләрен белергә омтылуым язмаларымда, 40 фәнни мәкаләдә чагыла. Минем өчен студентлар белән аралашу - бәһасез тәҗрибә, чөнки алар - яшьлек, тормыш сөючәнлек, уңай эмоцияләр, креативлык, максатка омтылучанлык өлгесе. Алар янәшәсендә үзем дә шундый булырга тырышам. Берәүләр өчен мин - җитди һәм таләпчән фәнни хезмәткәр: минем җитәкчелектә фәнни конференцияләргә 70тән артык доклад әзерләнде. Быел беренче аспирантым бар. Студентларның икенчеләре белән яңа бию хәрәкәтләре өйрәнү өчен очрашам - "Шаян" ансамбле үзен сиздерә. Бер сүз белән әйткәндә, нигезен яңалык, төрлелек, үзүсеш тәшкил иткән эшемне яратам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Россия фђне кљненђ

2
X