Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Эшләпәнең дә бәйрәме була

"Светлячок" 1 нче балалар бакчасында гадәти булмаган чара - "Эшләпәләр бәйрәме" узды" Иҗади бәйгедә бакча шәкертләре Рәмилә Шәйхетдинова, Айсылу Галиева, Софья Никитина, Софья Костина, Алина Сарамакова һәм Диана Кузнецова катнашты. Әти-әниләре алар өчен оригиналь эшләпәләр ясаган, һәркайсының исеме бар - "Күбәләк", "Җимеш бакчасы", "Оста кул", "Чәчәк фантазиясе", "Көнбагыш", "Балтамак". Конкурсантлар...

"Светлячок" 1 нче балалар бакчасында гадәти булмаган чара - "Эшләпәләр бәйрәме" узды"
Иҗади бәйгедә бакча шәкертләре Рәмилә Шәйхетдинова, Айсылу Галиева, Софья Никитина, Софья Костина, Алина Сарамакова һәм Диана Кузнецова катнашты. Әти-әниләре алар өчен оригиналь эшләпәләр ясаган, һәркайсының исеме бар - "Күбәләк", "Җимеш бакчасы", "Оста кул", "Чәчәк фантазиясе", "Көнбагыш", "Балтамак". Конкурсантлар бу эшләрне тәкъдир иттеләр, бәйрәм өстәлен бизәү буенча осталыкларын күрсәттеләр. Өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркеме шәкертләре әниләр турында җырлар, шигырьләр башкардылар, биеделәр.
Бакча мөдире Е.Локтева учреждение тормышында, балаларны тәрбияләүдә актив катнашканнары өчен әниләргә һәм әбиләргә ихластан рәхмәт белдерде. Конкурсантлар Мактау грамоталары һәм призлар белән бүләкләнделәр. Чараның йомгаклау өлешендә балалар, әти-әниләр һәм педагоглар күмәкләшеп җыр башкардылар.
Кичәне әзерләүгә сәнгать җитәкчесе Н.Кормильцев а, тәрбияче И.Мухтаева күп көч куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары мђктђпкђчђ мђгариф

2
X