Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Фейерверк – гаилә көненә

Халыкара гаилә көне уңаеннан "Сандугачым" балалар бакчасында кече төркем балалары һәм әти-әниләре катнашында уен - бәйге оештырылды. Анда Гайфуллин, Тихонов һәм Шалаумовлар гаиләләре үзара көч сынашты. Алып баручы төркем тәрбиячесе Л.Шәрәфетдинова бәйгене гаилә альбомы битләрен актару формасында әзерләгән. "Гаилә портреты" - һәм катнашучыга үз гаиләсе турында сөйләү, аның әгъзалары белән...

Халыкара гаилә көне уңаеннан "Сандугачым" балалар бакчасында кече төркем балалары һәм әти-әниләре катнашында уен - бәйге оештырылды. Анда Гайфуллин, Тихонов һәм Шалаумовлар гаиләләре үзара көч сынашты.
Алып баручы төркем тәрбиячесе Л.Шәрәфетдинова бәйгене гаилә альбомы битләрен актару формасында әзерләгән. "Гаилә портреты" - һәм катнашучыга үз гаиләсе турында сөйләү, аның әгъзалары белән таныштыру мөмкинлеге бирде, "Халык зирәклеге" бите табышмак һәм әйтемнәр турында белемнәрен тикшерде. "Илһам" битен ачкан әниләр үзләренең аш-су әзерләү серләре белән уртаклашты. "Алма агачыннан ерак төшми" битен ачкан әтиләр балаларына назлы, иркәләү сүзләре яудырды. "Балалар театры" битендә балалар җыр-бию, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәтте. "Күңелле ноталар" бәйгесендә катнашучылар эчтәлеге буенча җыр исемен атарга һәм күмәкләшеп башкарырга тиеш булды. "Хыялдагы йорт" проектында һәр гаилә яшәргә хыялланган йорт макетын төзергә омтылды.
Тәрбиячеләр Л.Шәрәфетдинова, А.Мәүлиева, сәнгать җитәкчесе Л.Гиниатулина һәм төркемнең әти-әниләр комитеты уртак тырышлыгы белән әлеге чара чын бәйрәмгә әйләнде.
Бакча мөдире Г.Гудовская чарага нәтиҗә ясап, катнашучыларга диплом, истәлекле бүләк һәм балаларга татлы призлар өләште. Гайфуллиннар - "Иң зирәк гаилә", Тихоновлар - "Тату гаилә", Шалаумовлар "Талантлы гаилә" исеменә лаек булды. Бәйрәм фейерверк һәм чәй табыны артында аралашу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Фейерверк – гаилђ кљненђ