Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Фикерләр балкышы-2013

    Шәһәрнең 7 нче "Алтын балык" мәктәпкәчә учреждениесендә узган балалар проектлары региональ конкурсының йомгаклау туры кызыклы фикерләргә бай булды. Учреждение мөдире Елена Грицук, җыелганнарны сәламләп, уңышлар теләде. - Мондый чаралар кечкенәләрне кызыксынуга, тикшеренүгә, иҗат итүгә, мөстәкыйльлеккә этәрә, без талантларны ачыкларга һәм үстерергә тиеш. Алабуга, Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск бакчаларында тәрбияләнүче яшь...

    Шәһәрнең 7 нче "Алтын балык" мәктәпкәчә учреждениесендә узган балалар проектлары региональ конкурсының йомгаклау туры кызыклы фикерләргә бай булды.
    Учреждение мөдире Елена Грицук, җыелганнарны сәламләп, уңышлар теләде.
    - Мондый чаралар кечкенәләрне кызыксынуга, тикшеренүгә, иҗат итүгә, мөстәкыйльлеккә этәрә, без талантларны ачыкларга һәм үстерергә тиеш.
    Алабуга, Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск бакчаларында тәрбияләнүче яшь талантлар педагоглары һәм ата-аналары ярдәмендә химик, астроном, биолог, тарихчы, дизайнчы һ.б. рольләргә кереп, проектлар тәкъдим иттеләр. "Алтын балык"ка йөрүче Илья Переин "Ни өчен метеоритлар җиргә төшә, ә ай төшми?" дигән сорауга тәҗрибәләр аша җавап эзләде. Аяз Сәлахов һәм Илназ Гыйльманов табигатьтә су әйләнеше турында сөйләделәр (2 нче бакча). 13 нче бакчада тәрбияләнүчеләр "Кояш" темасына кызыклы мәгълүмат әзерләп кенә калмаганнар, "Краденое солнце" әсәрен сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Яшь актерлар үз куллары белән әзерләгән символик кояшлар өләштеләр. Шул ук учреждениедән Аделина Гыйльфанова үзен дизайнчы буларак сынады, сәхнә костюмына баш киеме әзерләү буенча мастер-класс күрсәтте. Күрше шәһәрләрдән дә балалар отышлы эшләр алып килгәннәр. Чаллылылар Камчатка вулканнарына видеопрезентация күрсәттеләр һәм тәрәзә төбендә кәлшә үстерү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Эрик Яшин, Алабуга бакчаларында да сәләтлеләр барын дәлилләп, электрон микроскоп ярдәмендә күзәнәкләр төзелеше белән таныштырды, Карина Козлова әнисе ярдәмендә "Чертово городище"га багышлап шигырь иҗат иткән.
    Район мәгариф идарәсе начальнигы Зөлфирә Хәертдинова очрашуның йомгаклау өлешендә оештыручыларны, педагогларны тәрбикләде, киләчәккә уңышлар теләде, катнашучыларга дипломнар, сертификатлар, бүләкләр тапшырды.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: