Фикерләр балкышы-2014
"Алтын балык" 7 нче балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең проект эшләре өченче Бөтенроссия конкурсы узды. Учреждение мөдире Елена Грицук белдерүенчә, 5-7 яшьлек балалар тәрбиячеләре, әти-әниләре ярдәме белән тикшеренү өлкәсенә беренче адымнарын ясыйлар. Бәйгенең географиясе киңәю - быел Мурманск, Ульяновск өлкәләреннән, Татарстан районнарыннан 38 проект тәкъдим ителгән - аңа яңа статус биргән....
"Алтын балык" 7 нче балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең проект эшләре өченче Бөтенроссия конкурсы узды.
Учреждение мөдире Елена Грицук белдерүенчә, 5-7 яшьлек балалар тәрбиячеләре, әти-әниләре ярдәме белән тикшеренү өлкәсенә беренче адымнарын ясыйлар. Бәйгенең географиясе киңәю - быел Мурманск, Ульяновск өлкәләреннән, Татарстан районнарыннан 38 проект тәкъдим ителгән - аңа яңа статус биргән.
Алып баручы музыка җитәкчесе Екатерина Задоркина яшь җиңүчеләр белән таныштыра һәм чыгышларны тыңларга чакыра. Проектларның тематикасы төрлелеге, мавыктыргыч төзелеше җәлеп итте. Малайлар һәм кызлар судан салават күпере ясадылар, кеше тормышында суның әһәмиятен билгеләделәр, лимонның могҗизалы сыйфатларын ачтылар, сөттән нинди файдалы продуктлар әзерләп булуын ачыкладылар. Әкият герое Зирәк ябалак белән видеоязма аша аралашу чыгышларны тагын да җанландырды.
Чараның икенче өлешендә Зирәк ябалак нәниләрне иҗади остаханәгә чакырды. Быел бәйгенең эшенә яңалык кертелде: тәрбиячеләр "Учреждениенең гыйльми советы" утырышына җыелдылар. Беренче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы О.Тайматова "Яшь тикшеренүче җәмгыяте" эше белән таныштырды.
- Бакчада үткәрелгөн конкурсларда уңышка ирешүчеләр мәктәптә дә сынатмыйлар. "Алтын балык" бакчасы чыгарылышы Әдил Фәйрузов (1 нче мәктәп, 2 нче сыйныф) уку учреждениеләренең фәнни эшләре проектында I урын яулаган, - дип сөйли өлкән тәрбияче Мария Норкина.
Яр Чаллы пединститутының педагогика фәннәре кандидаты, мәктәпкәчә кафедра доценты Илсөяр Хәбибуллина рәислегендәге жюри төрле номинацияләр буенча җиңүчеләрне ачыклады. "Тормышка якын проект" номинациясендә 7 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Алинә Закирова беренче булды (кураторы тәрбияче О.Плотникова). Айсылу Галиева - өченчелекне алды (1 нче бакча, И.Мөхтәева). Шул ук учреждениегә йөрүче Лариса Никонова, Арсений Калмыков, Ралина Королёва "Табигать - фән" проектында җиңүче дип аталдылар (А.Кашафетдинова, С.Малыхина, В.Нуриева). "Тану-тикшеренү" проектында 8 нче балалар бакчасы шәкерте Полина Камашевага тиңнәр булмады (кураторлары - Г.Фәттахова, Л.Мөхәмәтҗанова). Өченчелек Ангелина Камашевага бирелде (7 нче бакча, А.Вәлиуллина).
Фәймә Вахриева
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.2700
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.2500
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.3100
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.3500
-
4 март 2021 - 10:52Менделеевскида сәнәгать паркын төзү буенча очрашу үткәрелде Муниципалитет бинасында район башлыгы Валерий Чершинцев, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Абдуллин һәм потенциаль инвестор белән ТОСЭР буенча белгечләр очрашты, дип яза муниципалитет сайты.2900
-
3 март 2021 - 15:46Бәзәкәдә ЮИД отрядлары оешуның 48 еллыгын билгеләделәр Юидчылар хәрәкәте оешуның 48 еллыгы уңаеннан Бәзәкә мәктәбендә агитацион-профилактик чара үткәрелде.5200
-
3 март 2021 - 15:447 нче балалар бакчасына капиталь ремонт кирәк Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә Иҗтимагый Совет әгъзалары булды. Алар актлар залын, аш-су бүлмәсен, эш кабинетларын карадылар, шунда ук утырыш булды.4800
-
3 март 2021 - 09:00Шәһәрдә ишегалларын кардан чистарту дәвам итә Кар чистарту техникасы Фомин, 20 һәм Пушкин, 5 урамнарында эшли.5300
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.7600
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!13300
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10000
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.8700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика