Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Финляндиягә тәҗрибә тупларга

Татарстаннан 17 мәгариф учреждениесе җитәкчесе Финляндиядә булып кайтты. Ул республика "Алгарыш" программасы кысаларында оештырылды. Бу хөкүмәт гранты Россия, чит ил мәгариф һәм фәнни учреждениеләрдә педагогларның һөнәри осталыгын үстерүне күзаллый. Шәһәрнең 1 нче гимназиясе директоры Надежда Маслихина, делегация әгъзасы буларак, "Мәгариф сыйфатын бәяләү системасы" темасы буенча стажировка узды. Надежда Валерьевна белдерүенчә,...

Татарстаннан 17 мәгариф учреждениесе җитәкчесе Финляндиядә булып кайтты.
Ул республика "Алгарыш" программасы кысаларында оештырылды. Бу хөкүмәт гранты Россия, чит ил мәгариф һәм фәнни учреждениеләрдә педагогларның һөнәри осталыгын үстерүне күзаллый. Шәһәрнең 1 нче гимназиясе директоры Надежда Маслихина, делегация әгъзасы буларак, "Мәгариф сыйфатын бәяләү системасы" темасы буенча стажировка узды.
Надежда Валерьевна белдерүенчә, Милләтләр берлеге оешмасы мәгълүматы буенча мәгариф үсеше югары дип саналган Финляндиягә бару очраклы түгел. Алар Хельсинкида гимназия, мәктәп, университетта, квалификация күтәрү үзәгендә булганнар. Түгәрәк өстәл артында фикер алышу, экскурсияләр, очрашуларда катнашу - барысы да мәгълүмат туплауга ярдәм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары 1 нче гимназиясе