“Гаилә фотохроникалары”
Балалар иҗат үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан шундый исемдә фәнни-гамәли конференция узды.
Республика акциясенең муниципаль этапында шәһәр һәм авыллар мәктәпләре укучылары катнашты.
Конференциядә катнашучыларны, укытучыларны һәм кунакларны районның ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина сәламләде һәм лаеклы җиңүләр теләде.
– Бөтенроссия акциясе кысаларында “Гаилә фотохроникалары” патриотик проекты Татарстанда 2017 елда старт алды. Бүгенге көндә “Гаилә фотохроникасы” архивы сайтына безнең районнан 800 фотосурәт җибәрелде, – дип белдерде Любовь Ионовна.
Чараны алып баручылар Гүзәл Зиннәтуллина һәм Валерий Замятин сүзләренчә, сугыш елларында Ватаныбызны сакларга 8278 бондюглы фронтка китте, шуларның 5123е яу кырында ятып калды. Якташларыбызның батырлыгы – патриотлык һәм героизм үрнәге. Безнең бурыч – районның сугышчан тарихын саклау һәм аны буыннан-буынга җиткерү.
Конференция эше “Ватан тарихында минем гаилә” исемле номинациядә ике секциядә узды. Алар – тикшеренү һәм иң яхшы электрон эшләр, архивлар, шулай ук туганнар-сугышта катнашучылар турында эссе, хикәяләр.
1 нче мәктәпнең 5 “В” сыйныф укучысы Артем Ярославцев “Минем гаилә язмышында Россия вакыйгалары” темасын сайлаган (җитәкчесе Людмила Ярославцева).
– Үземнең фәнни хезмәтемдә мин гаиләбезнең бай нәсел шәҗәрәсен барладым. Аны кызыклы, мавыктыргыч, объектив һәм тулы итәргә тырыштым. Бу уңайдан миңа әнием ярдәм итте,– дип фикерләре белән уртаклашты Артем.
Укучылар “Гаилә альбомының хәрби битләре”, “Фронт бригадалары”, “Бабайлар һәм әтиләрнең хәрби батырлыгы”, “4 нче мәктәпнең гаилә фотохроникалары архивы” , “Бөек Ватан сугышында Иделдән Берлинга кадәр сугышчан юл” һәм башка темаларга өстенлек биргәннәр. Сугыш чоры документларын, фотосурәтләрне, слайдларны, якыннары турындагы истәлекләрне һәм башка кирәкле мәгълүматларны конкурсантлар интернеттан, китапханә һәм музейлардан табалар. Нәтиҗә ясаганда мәктәпләрнең “Гаилә фотохроникалары” Республика акциясе архивын тулыландырулары да исәпкә алынды.
Секцияләр эше тәмалангач җиңүчеләр билгеләнде.
Тикшеренү эшләре буенча беренче урынны1 нче мәктәп укучылары Юлия Немтырева һәм Артем Ярославцев яуладылар. Икенче урында – Арина Ястребова (3 нче) һәм Иван Крюков (1 нче гимназия). Өченче урын Эльдар Кашаповта (1 нче гимназия). Архивлар буенча 1 нче урынга Әнвәр Гәрәев ( 4 нче) лаек булды, ул жюрины һәм залдагыларны сәнгатьле сөйләве белән гаҗәпләндерде һәм сугыш чорындагы гаилә фотоларының иң яхшы электрон архивын тәкъдим итте.
Икенче секция эшендә эссе, хикәяләр буенча иң яхшылар: беренче урында – Лия Тарасова, (4 нче), икенчедә – Илья Вьюгин (3 нче), өченче – Ренат Сөнгатов (3 нче).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев