Географик диктантның иң кызыклы сорау авторын Мәскәүгә бару көтә
Рус географик җәмгыяте (РГО) Географик диктант өчен иң кызыклы сорау авторын эзли. Сораулар 30 апрельгә кадәр кабул ителә, җиңүчеләрнең исемлеге Рус географик җәмгыяте сайтында 2020 елның 31 июленә кадәр урнаштырылачак.
РГО теләгән һәркемне чираттагы Географик диктантның авторы булырга чакыра. Ул агымдагы елның көзендә алтынчы мәртәбә үткәрелә. Ләкин быел җәмгыять беренче мәртәбә сорауларны барлаганда экспертларны гына түгел, Рәсәй географиясе, фәне һәм табигате белән кызыксынучыларны да чакыра. Иң кызыклы сорау авторын бүләк көтә: Мәскәүгә диктантның үзәк мәйданчыгына бару. Биредә ул танылган сәяхәтчеләр һәм күренекле галимнәр белән бергә диктант язачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев