Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Гимназиядә Сәламәтлек көне

Уку елы башында гимназиядә Сәламәтлек көне уздыру традициягә әверелде. 14 сентябрьдә Каен аланында узган чара катнашучыларның тезелүе, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү һәм котлау сүзләре ишеттерү белән башланды. Спорт ярышлары башлангыч, урта һәм өлкән сыйныфлар өчен яшь үзенчәлекләрен истә тотып оештырылды. Сикергечтә вакытка һәм урыннан озынлыкка сикерүдә, перекладинага күтәрелүдә, 500 м...

Уку елы башында гимназиядә Сәламәтлек көне уздыру традициягә әверелде.
14 сентябрьдә Каен аланында узган чара катнашучыларның тезелүе, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү һәм котлау сүзләре ишеттерү белән башланды. Спорт ярышлары башлангыч, урта һәм өлкән сыйныфлар өчен яшь үзенчәлекләрен истә тотып оештырылды. Сикергечтә вакытка һәм урыннан озынлыкка сикерүдә, перекладинага күтәрелүдә, 500 м һәм 1,5 км йөгерүдә көч сынашучылар арасында җиңүчеләр билгеләнде.
Нәтиҗәдә Тимофей Маслихин, Валерия Никитина, Камилла Закирҗанова, Александр Малинов, Алинә Тарасова, Алинә Февралева, Альберт Кашапов урыннан сикерүдә беренчеләр булдылар. Йөгерүдә Алинә Овчарова, Тимофей Маслихан, Кристина Садыйкова, Константин Давыдов, Илнар Шәйморатов, Кристина Степанова иң җитезләр. Алинә Овчарова, Эмиль Шакиров, Крестина Садыйкова, Данил Панфилов, Надежда Саранова, Альберт Кашапов сикергеч белән сикерүдә призлы урыннарга чыктылар. Перекладинага күтәрелүдә Александр Малинов, Владислав Лейба, Вадим Макаров, Азат Нигъмәтҗанов билгеләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Гимназиядђ Сђламђтлек кљне