Гимназиядә яңа уку елы башланды
Җыелганнарның көчле алкышлары астында залда беренче укытучылары Наталья Кашапова белән 26 беренче сыйныф укучысы һәм сыйныф җитәкчесе Марина Малинова белән ун чыгарылыш почетлы урыннарны алдылар.
Традицион гимнны башкару мавыктыргыч белем иленә сәяхәткә старт бирде. Директор Надежда Маслихина, район башлыгы исеменнән урынбасары Альберт Саттаров гимназистларга изге теләкләрен юлладылар: яхшы укырга, кызыклы мәктәп тормышы, яңа ачышлар һәм уңышлар. “Л.Карпов исемендәге химзавод” АҖ генераль директоры Дамир Шамсин бүләккә Менделеев таблицасын тапшырды. Беренче сыйныф укучысы Анастасия Балаухина һәм чыгарылыш Айнур Камалов яңгыраткан кыңгырау чыңы уку елы башлануын хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев