Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Гөлшат Зәйнәшева иҗатын өйрәнүчеләр

Балалар иҗат үзәгендә танылган шагыйрә Гөлшат Зәйнәшева иҗатына багышланган район мәгариф учреждениеләре укучылары арасында нәфис сүз остасы бәйгесе узды.

+

Мәгариф Идарәсе оештырган чарада 1, 4, 7 нче, Бәзәкә, Камай, Ижёвка, Бөрешле мәктәпләре, гимназиядән 6 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге һәм аннан да өлкәнрәк утыздан артык бала катнашты.

Асия Мөхәммәтханова

Залдагыларны Балалар иҗат үзәге директоры Айдар Сәфәргалин сәламләде. Айдар Нәгыймович татар халкының телен, тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү һәм үстерүне камилләштерү максатыннан төрле мавыктыргыч чаралар үткәрелүен билгеләде, бәйгедә катнашучыларга лаеклы җиңүләр теләде.

Алып баручы, БИҮнең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Булат Миннебаев укучыларны әдибәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды:

– Шагыйрә Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елның 13 гыйнварында Татарстанның Тукай (элекке Сарман) районы Иске Теләнче авылында туа. 30 яшендә аның лирик шигырьләрдән «Тыңларсыңмы җырларымны» исемле беренче китабы дөнья күрә. Соңрак авторның төрле әдәби жанрларга караган ике дистәдән артык китабы басылып чыга, – дип башлады сүзен Б. Миннебаев. – Г.Зәйнашева җыр жанрында актив иҗат иткән язучы. Шагыйрәнең мәхәббәт, туган җир, табигать, яшьлеккә багышланган ши гырьләре гадилеге, аңлаешлы булулары белән аерылып торалар. Татарстан һәм Башкортстан композиторлары тарафыннан шагыйрәнең йөзгә якын шигыренә көй язылган. Иң популяр җырлары тупланган «Илле җыр» (1988) исемле китабы өчен Г.Зәйнашева 1991 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Бу көнне укучылар әдибәнең  шигырьләрен, аның сүзләренә язылган җырларны татар һәм рус телләрендә башкардылар.

7 нче сыйныф укучысы Адилә Миңнуллина (Камай) Г.Зәйнәшеваның “Туган җирем-Татарстан” шигырен сайлаган. Остазы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Мингатина аның нәфис сүз өлкәсендәге сәләтен камилләштерүгә ярдәм итә.

– 4 нче мәктәптән конкурска төрле яшьтәге җиде бала килде. Алар шагыйрәнең туган як, табигать, балалар өчен язылган шигырьләрен сайладылар. Алар “Үз илемдә”, “Әбигә кайтам әле”, “Туган як”, “Авылда кызык” һәм башкалар, – ди укытучы Рәхилә Мәүлиева.

1 нче мәктәп укучылары Анна Кураева, Эльвина Гафиятуллина, Алия Гыймадиева һәм Кристина Ефремова тамашачы һәм жюри хөкеменә Г.Зәйнәшеваның “Авылым урамнары” җырын тәкъдим иттеләр (остазлары Нәзилә Гыйззәтуллина) һәм өченче урынга лаек булдылар.

Ахырда, район мәгариф Идарәсе методисты Эльмира Гыйльфанова рәислегендәге жюри җиңүчеләрне билгеләде.

Төрле яшь категорияләрендә беренче урыннарны Чулпан Төхбәтова (Ижёвка), Регина Хуҗахранова (Бизяки), Валентина Тимошенко (Брюшли) яуладылар. Алар 28 сентябрьдә Минзәлә драма театрында узачак Гөлшат Зәйнәшева тууының 90 еллыгына багышланган республика фестивалендә катнашуга юллама алдылар.

Призерларга дипломнар, бәйгедә катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

Теләгәннәр өчен чәй табыны әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев