Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Гран-при “Бәхет кошы”нда

Балалар иҗат үзәгендә "Мода-2013" декоратив-гамәли иҗат фестивале узды. Күргәзмәдә йөздән артык эш тәкъдим ителде: бәйләнгән, чигелгән, сәйләннән ясалган әйберләрне үзәк шәкертләре һәм мәктәп укучылары үз куллары белән эшләгән. Актлар залында рәт араларын гадәти булмаган киемнәрдәге модельләр, чыгыш ясаучының истәлекле мизгелләрен төшереп калырга ашыккан кулларына фотоаппарат тоткан тамашачы биләгән. Төрле журнал...

Балалар иҗат үзәгендә "Мода-2013" декоратив-гамәли иҗат фестивале узды.
Күргәзмәдә йөздән артык эш тәкъдим ителде: бәйләнгән, чигелгән, сәйләннән ясалган әйберләрне үзәк шәкертләре һәм мәктәп укучылары үз куллары белән эшләгән.
Актлар залында рәт араларын гадәти булмаган киемнәрдәге модельләр, чыгыш ясаучының истәлекле мизгелләрен төшереп калырга ашыккан кулларына фотоаппарат тоткан тамашачы биләгән. Төрле журнал битләреннән кисеп ясалган кичәләргә генә кия торган күлмәкләрне тагын кайда күрергә яки газетадан ясалган костюмда үзеңне "Кармен" дип хис итәргә тагын кайда була?
жюри составында мәгариф идарәсе начальнигы Зөлфирә Хәертдинова, БИҮ директоры Әлфия Талыйпова, үзәкнең бүлек мөдире Татьяна Ясәвиева булдылар.
Тугыз берләшмә әгъзалары төрле номинацияләрдә модельләр тәкъдим иттеләр: эшләпә һәм башлык, баш киемнәре һәм аксессуарлар, кул астындагы материалдан кием, кәгазьдән күлмәк, бәйләгән модель, битлек, һ.б. лар. Киемнәр экстравагантлыклары һәм осталыклары белән аерылдылар. Тамашачы һәр чыгышны сокланып каршы алды һәм алкышлады.
Залдагыларга Зәкия Әхмәдуллина шәкертләренең шарф-трансформеры һәм бәйләнгән күлмәкләре ("Очумелые ручки"), Алсу Садыйкованың шәкертләреннән букет, эшләпә, җилһәзәләр ("Цветоделие", БИҮ), Лидия Нәгыймова шәкертләреннән чәчәктән күлмәкләр һәм аксессуарлар ("Радуга", Тихоново мәктәбе), Марина Малинова шәкертләреннән бәйләгән әйберләр һәм сумкалар ("Умелые ручки", 1 нче гимназия) тәкъдим ителде.
Кайбер берләшмәләр киемнәрне ташланган материаллардан ясаган. Гөлнур Нуретдинованың укучылары ("Умелые руки", Бәзәкә мәктәбе) җәйге эшләпә һәм сумкалар өчен газет төргәкләре кулланган. БИҮнең "Имидж" берләшмәсе (җитәкчесе Эльмира Әхкыямова) 72 сөт пакетыннан киемнәр, газета һәм төрә торган кәгазьдән күлмәк тәкъдим итте. Надежда Яковлеваның ("Чудеса своими руками", 8 нче төр коррекция мәктәбе) шәкерте чүп тутыру өчен пакетлардан күлмәк теккән. Лилия Габдрахманова шәкертләре ("Бәхет кошы", БИҮ), күлмәк-күбәләк, чит планета кешесе костюмы һ.б. ларны күрсәттеләр.
"Квиллинг" техникасында кәгазьдән "Бәхет кошы" киемендә экзотик модель чыгышы искиткеч булды һәм ул гран-прига лаек дип табылды. Регина Нәбиуллина ("Имидж") - беренче, Денис Чернов ("Дизайн") - икенче, Камилла Садыйкова ("Цветоделие") өченче дәрәҗә лауреат исемен алдылар. Бәзәкә, Тихоново, коррекция мәктәбе, 1 нче гимназия дипломнар белән билгеләнделәр.
- Өстәмә белем бирү педагоглары бик талантлылар. Һәр бала шулкадәр үзенчәлекле чыгыш ясады, жюрига сайлап алу кыен булды. Чараны оештыручыларга рәхмәт, - диде педагогик хезмәт ветераны Клавдия Смирнова.
- Педагоглар тырышлыгы нәтиҗәсендә балалар иҗади яктан үсә. Әгәр әти-әниләре талантларын хупласа, бу башлангыч югары мода дөньясына беренче адым булырга мөмкин. Һәр чыгыш кабатланмас. Киләчәктә дә яңа иҗат уңышлары юлдаш булсын, - дип теләде Зөлфирә Хәертдинова.
Вәсилә Мортазина
Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Мода2013