Гран-при Ренас Шириевта

1 нче мәктәптә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның - 131 һәм шәһәрнең 50 еллыгына багышланган "Шигъри Менделеевск" исемле традицион нәфис сүз осталары район бәйгесенең йомгаклау туры узды. Сайлап алу турында гомуми белем мәктәпләреннән һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдән барлыгы 71 бала катнашты, шуларның кырыгы финалга узды. - Бүгенге бәйгегә алты укучы...
1 нче мәктәптә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның - 131 һәм шәһәрнең 50 еллыгына багышланган "Шигъри Менделеевск" исемле традицион нәфис сүз осталары район бәйгесенең йомгаклау туры узды.
Сайлап алу турында гомуми белем мәктәпләреннән һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдән барлыгы 71 бала катнашты, шуларның кырыгы финалга узды.
- Бүгенге бәйгегә алты укучы килде. Камилла Гайфуллина һәм Әдилә Шәяхмәтова Казанда Халыкара нәфис сүз осталары бәйгесендә чыгыш ясадылар. Сәнгатьле сөйләргә өйрәнү зур тырышлык, зиһенлелек таләп итә, - дип билгеләде 3 нче мәктәпнең татар теле мөгаллимәсе Энҗе Заһидуллина.
Агымдагы елда конкурсантлар җирле шагыйрьләр Марсель Гыймазетдинов, Фирдәвес Рәхмәтуллина, Иван Алексеев, Наилә Миннәхмәтова, Фазыл Шәех һәм башкаларның әсәрләренә өстенлек биргәннәр, шулай ук авторлык һәм күренекле әдипләр Габдулла Тукай, Фәнис Яруллин, Роберт Миңнуллин һ.б. шигырьләрен сайлаганнар. Мәгариф идарәсе методисты, жюри рәисе Эльмира Гыйльфанова катнашучыларга, призерларга, аларның остазларына рәхмәт белдерде, татар шигъриятен ана телен камил белгәннәр белән берәттән рус телле балалар, башка милләт вәкилләре дә теләп өйрәнүләрен билгеләде. Ул бәйгедә катнашучыларга шаһәдәтнамәләр, җиңүчеләргә дипломнар, бүләкләр тапшырды.
Үз яшь категорияләрендә татар төркемнәре арасында беренче урынга Динар Шәихов (Абалач), Гөлия Таҗиева (1 нче гимназия), Әдилә Шәяхмәтова (1 нче мәктәп) лаек булдылар, рус төркемнәре арасында 1 нче мәктәптән Яна Шалаумова, Елизавета Грудцова һәм Наталья Гыймадиева иң яхшылар дип табылдылар. Мәктәпкәчә учреждениеләр шәкертләре арасында да җиңүчеләр билгеләнде. Гран-прины тулы хокук белән Песәйдән Ренас Шириев отты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 гыйнвар 2021 - 10:40«Сәламәт булырга телибез!» Быелның 11-15 гыйнварында 11 нче «Балачак планетасы» балалар бакчасаның «Непоседы» иртә яшьтәге икенче төркемендә шундый девиз астында сәламәтлек атнасы узды.400
-
18 гыйнвар 2021 - 14:31Сугыш ветераны Билал Вәлиев: «Тормышны яратыгыз һәм игелекле булыгыз» 95 яшьлек юбилеен билгеләүче Билал Вәлиев яшь буынга шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте.4700
-
18 гыйнвар 2021 - 14:29Менделеевск районында ике автомобиль һәм «КАМАЗ»бәрелеште Автомобильләрнең берсендә бер яшьлек бала да була.5000
-
18 гыйнвар 2021 - 14:292 нче «Әкият» балалар бакчасында «Идел буе халыклары мәдәнияте» айлыгы узды «Идел буе халыклары мәдәнияте» айлыгы уңаеннан 2 нче «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүче кызлар һәм малайлар остазлары белән берлектә милли колоритта панно әзерләү буенча мастер-класста катнаштылар.3200
-
18 гыйнвар 2021 - 14:25«Татарстанның бадминтон өметләре -1 тур» сайлап алу туры үткәрелде Түбән Камада ТР муниципаль берләшмәләре арасында «Татарстанның бадминтон өметләре -1 нче тур» сайлап алу турының зона этабы узды.3400
-
15 гыйнвар 2021 - 11:17Татарстанда җылылык өчен түләү салкыннар булганга артты Бу агымдагы елда тарифлар үзгәрү белән бәйле түгел.8100
-
15 гыйнвар 2021 - 10:44МЧС вузына 11 сыйныфтан соң ничек керергә Моның өчен МЧС вузына укырга керергә кирәк. Бу турыда 86 нчы янгыннан саклау часте начальнигы Александр Балясов сөйләде:8400
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.17100
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.8900
-
15 гыйнвар 2021 - 10:39Район ветераннары өчен яңа ел Бал-маскарады булдыЧара С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда узды.7500
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.17100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.16000
-
13 гыйнвар 2021 - 11:10Менделеевскида коронавирустан вакцинация ясату дәвам итә Бу турыда хакимияттә узган шәһәр киәшмәсендә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматова сөйләде.12300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика