Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Грант алучылар арасында

Казанның Универсиада авылында Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә "РИТЭК" ААҖ һәм "ЛУКОЙЛ" хәйрия фонды оештырган IV социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә җиңү яулаучылар арасында беренче мәктәпнең 8 "в" сыйныф укучысы Алсинә Шахвердян да бар (сыйныф җитәкчесе Люция Смирнова). "Экология" номинациясендә "SOS. Кама ярдәм сорый" проекты белән катнашкан конкурсант 135 мең сум күләмендә...

Казанның Универсиада авылында Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә "РИТЭК" ААҖ һәм "ЛУКОЙЛ" хәйрия фонды оештырган IV социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә җиңү яулаучылар арасында беренче мәктәпнең 8 "в" сыйныф укучысы Алсинә Шахвердян да бар (сыйныф җитәкчесе Люция Смирнова).
"Экология" номинациясендә "SOS. Кама ярдәм сорый" проекты белән катнашкан конкурсант 135 мең сум күләмендә грантка ия булган. Укучылар ул сумманы Кама елгасы тирәсен чистартуга сарыф итәргә планлаштыралар. яшь табигать сөючеләр Менделеевск районы һәм күрше Удмуртия Республикасы экологларын апрель аеннан ук бу эшкә җәлеп итәргә телиләр. Мактаулы гамәл зур өмәгә әверелер дип ышандыралар. Үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә район күләмендә "Кама - бишегем" чарасы үткәреләчәк. Узган елгы бәйгедә толерантлыкка багышланган "Без - бер тамырдан" һәм "Көмеш чишмәләр" проектлары өчен 245 мең сум грантка сыйныф укучылары чаралар уздырганнар. Чаллының Халыклар дуслыгы йортына, Казан Кремленә һәм Раиф монастыренә экскурсияләр дә күңелләрендә онытылмас мизгелләр булып саклана.
Экология елында Тын Тау һәм Камаш чишмәләрен чистартуга зур көч куйганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары РИТЭК