Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Халыкара фестивальдән – җиңү белән

Балалар иҗаты үзәгенең "Триумф" театр коллективы шәкертләре һәм педагог Гөлназ Стрелкова Белоруссиядә узган "Славян очрашулары" исемле музыкаль-сәнгать иҗаты Халыкара фестиваль-конкурсында катнаштылар. Конкурсантларның юлы Мәскәү аша үтте. Балалар Третьяков галереясы, Кызыл Мәйдан, Воробьев таулары, Арбат, Останкино, Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә булдылар. Белоруссиянең башкаласына килеп җитеп, менделеевлылар өч йолдызлы отельгә урнаштылар. Фестиваль...

Балалар иҗаты үзәгенең "Триумф" театр коллективы шәкертләре һәм педагог Гөлназ Стрелкова Белоруссиядә узган "Славян очрашулары" исемле музыкаль-сәнгать иҗаты Халыкара фестиваль-конкурсында катнаштылар.
Конкурсантларның юлы Мәскәү аша үтте. Балалар Третьяков галереясы, Кызыл Мәйдан, Воробьев таулары, Арбат, Останкино, Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә булдылар. Белоруссиянең башкаласына килеп җитеп, менделеевлылар өч йолдызлы отельгә урнаштылар. Фестиваль программасында Беларусь, Молдова, Мәскәү, Санкт-Петербург, Архангельск, Орел һәм башка регионнардан килгән коллективлар бию, вокал, театр, инструменталь иҗат, рәсем ясау, цирк сәнгате, яшь композиторлар һәм бардлар конкурслары номинацияләрендә иң яхшы номерларын тәкъдим иттеләр.
Нәтиҗәдә "театраль иҗат" номинациясендә Аделина Сперанская, Карина Шамина - беренче дәрәҗә, Регина Сабирҗанова өченче дәрәҗә лауреат дип танылдылар. "Триумф" коллективы "спектакль" номинациясендә җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары алкышлыйбыз