Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Иң кадерле кешемә

    Әниләр бәйрәменә "Өмет яры" социаль үзәгенең реабилитация, гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлегендә хезмәт куючылар чара уздырдылар. "Әйдәгез әле, әниләр" дип аталган бәйгедә күпбалалы әниләр һәм өлкән апалар катнашты. Үзәк директоры Эльвира Вергасова, җыелганнарны сәламләп, котлау сүзләре җиткерде. Ике команда "Иң яхшы исем һәм девиз", "Нинди ярма?", "Сүзсез аңла", "Киемеңә карап..."...

    Әниләр бәйрәменә "Өмет яры" социаль үзәгенең реабилитация, гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлегендә хезмәт куючылар чара уздырдылар.
    "Әйдәгез әле, әниләр" дип аталган бәйгедә күпбалалы әниләр һәм өлкән апалар катнашты. Үзәк директоры Эльвира Вергасова, җыелганнарны сәламләп, котлау сүзләре җиткерде. Ике команда "Иң яхшы исем һәм девиз", "Нинди ярма?", "Сүзсез аңла", "Киемеңә карап..." "Талантлар эзлибез" конкурсларында сыналды. Ярышлар арасында Римма Плитман җырлары белән сөендерде. Бәйрәм чәй табыны артында бүләкләр кабул итеп тәмамланды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: