Җиң сызганып эшләргә
Балалар сәнгать мәктәбендә узган киңәшмәдә 2013 елда мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге нәтиҗәләре тикшерелде һәм 2014 елга бурычлар билгеләнде. Вәсилә Мортазина Мәгариф системасы эшчәнлеге турында Мәгариф идарәсе начальнигы Сергей данилов отчет ясады. Аның чыгышы мультимедиялы презентация белән үрелеп барды. Сергей Артелинович мәгариф системасы күрсәткечләрен республиканыкы, башка районнар позицияләре белән чагыштырды, шулай ук...
Балалар сәнгать мәктәбендә узган киңәшмәдә 2013 елда мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге нәтиҗәләре тикшерелде һәм 2014 елга бурычлар билгеләнде.
Вәсилә Мортазина
Мәгариф системасы эшчәнлеге турында Мәгариф идарәсе начальнигы Сергей данилов отчет ясады. Аның чыгышы мультимедиялы презентация белән үрелеп барды.
Сергей Артелинович мәгариф системасы күрсәткечләрен республиканыкы, башка районнар позицияләре белән чагыштырды, шулай ук районның мәгариф учреждениеләре эшчәнлегенә бәяләмә бирде. Төп күрсәткечләр булып бердәм дәүләт имтиханнары һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре, олимпиадаларда катнашу, материаль-техник базаны ныгыту һәм башкалар торды.
"гимназиянең тотрыклы үсешен һәм көндәшлеккә сәләтен тәэмин итүче шарт буларак мәгариф сыйфаты" темасына доклад белән 1 нче гимназия директоры Надежда Маслихина чыгыш ясады.
Киңәшмәне йомгаклап, район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов педагогларның нәрсәләр өстендә эшләргә тиешлеген билгеләде, проблемаларны ачыклау максатыннан ай саен уку учреждениеләрендә булу тәкъдиме белән чыкты.
Киңәшмә карар кабул итү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев