Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысын сайлаячаклар

Татарстанда бөтенроссия конкурсында иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысын сайлап алачаклар. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ел укытучысы» конкурсы белән бер үк вакытта «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия конкурсы да уза», – дип белдерделәр министрлыкта.

Быел конкурска Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләре мәктәпләрендәге татар теле һәм әдәбияты буенча 237 укытучы һәм Россиянең 12 төбәгеннән 23 педагог гариза биргән.

Конкурсның йомгаклау этабында республиканың 15 муниципалитетыннан иң яхшы 20 укытучы һәм федерациянең 12 субъектыннан 12 педагог ярыша.
Җиңүчене 19 сентябрьдә Казанда игълан итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев