Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Җиңүчеләргә – татлы призлар

"Сатори" клубы һәм спорт мәктәбе каршында оешкан ишегалды лагерын үз итүчеләр роликлы тимераякта йөрү буенча ярышларда катнаштылар. "Осталар" һәм "Дулкын" яшь спортчылары шәхси беренчелектә роликта "чүгәләп", вакытка йөрү, каршылыклар аша узу, сикерү, борылышлы һәм "елан" кебек хәрәкәтләнү күнегүләре дә үтәделәр. Катнашучылар арасында Ришат Абделхаковка тиңнәр булмады. Иң күп балл җыеп,...

"Сатори" клубы һәм спорт мәктәбе каршында оешкан ишегалды лагерын үз итүчеләр роликлы тимераякта йөрү буенча ярышларда катнаштылар.
"Осталар" һәм "Дулкын" яшь спортчылары шәхси беренчелектә роликта "чүгәләп", вакытка йөрү, каршылыклар аша узу, сикерү, борылышлы һәм "елан" кебек хәрәкәтләнү күнегүләре дә үтәделәр. Катнашучылар арасында Ришат Абделхаковка тиңнәр булмады. Иң күп балл җыеп, ул чемпион исеменә лаек булды. Икенчелекне Оксана Бочкарёва алды. Дарья Костина өченче урынга чыкты. Җиңүчеләр һәм барлык катнашучылар татлы бүләкләр алып сөенделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Сатори Клуб

2
X