Идел буйлап сәяхәт – депутаттан бүләк
Ура! Безгә - 70 укучыга теплоходта "Казан-Самара-Болгар-Казан" круизында булу бәхете тәтеде! Без - шәһәр һәм авыл мәктәпләренең олимпиада, конкурсларда җиңүчеләре, балалар берләшмәләре активистлары, күпбалалы һәм азкеремле гаиләләрдән. Круизда безне БИҮ директоры Ә.Талыйпова озата барды, район советы аппараты җитәкчесе Илшат Кәшипов, мәгариф идарәсе начальнигы Сергей Данилов оештыру мәсьәләләрен хәл итүдә булышлык...
Ура! Безгә - 70 укучыга теплоходта "Казан-Самара-Болгар-Казан" круизында булу бәхете тәтеде! Без - шәһәр һәм авыл мәктәпләренең олимпиада, конкурсларда җиңүчеләре, балалар берләшмәләре активистлары, күпбалалы һәм азкеремле гаиләләрдән.
Круизда безне БИҮ директоры Ә.Талыйпова озата барды, район советы аппараты җитәкчесе Илшат Кәшипов, мәгариф идарәсе начальнигы Сергей Данилов оештыру мәсьәләләрен хәл итүдә булышлык күрсәттеләр.
Казан елга портында безне ап-ак палубалы күренекле "Борис Полевой" теплоходы уңайлыклы каюталары, киң күңелле персоналы белән каршы алды, ресторанда тукландык - барысы да супер булды!
Круизның программасы кызыклы һәм мавыктыргыч чараларга бай иде: бию буенча мастер-класс, "Даёшь, молодёжь" шоу-программасы, караоке-клуб, шахмат-шашка турниры, капитан рубкасына һәм теплоходның йөрәге - мотор бүлегенә экскурсия, палубада кичке дискотека. Иң мөһиме - икенче көнне без Самара шәһәрендә экскурсиядә булдык һәм Куйбышев, Чапаев, Дан мәйданнарын күрдек. Мәңгелек ут янында Ватанны саклаганда һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Данлыклы Сталин бункерын дулкынлану белән карадык, экскурсия барышында без илебезне җиңү мөмкин түгеллеген аңладык, без - көчле рухлы халык. Экскурсия үткәрүче безнең гражданлык һәм патриотик позициябез белән тәэсирләнде.
Самарадагы җиһазланган пляж, чиста комы, балалар аттракционнары һәм ял итү өчен павильоннары булган биш километрлы яр буе гаҗәпләндерде. Без көнләштек һәм үзебезнең Кама буенда да шундый пляж булуын теләдек.
Өченче көнне теплоход борынгы Болгар ярларында тукталды, анда безнең делегацияне ипи-тоз белән каршы алдылар, Милли музей белән таныштырдылар. Барлык экскурсияләрдән туганнарыбызга һәм якыннарыбызга сувенирлар алып кайттык.
Теплоходта булганда без иксез-чиксез елга киңлекләре белән сокландык, сусаклагычлар һәм шлюзлар аша үттек. Жигулёвск тауларын, Тархан имәнлеген, Кама елгасының Иделгә кою урынын күрдек.
Безгә мондый бүләк - истәлекле круиз оештырганы өчен алтын йөрәкле кеше, балаларны яратучы һәм аңлаучы депутатыбыз Р.Ханбиковка ихлас күңелдән рәхмәт белдерәбез.
Балалар иҗат үзәгенең "Лидер" берләшмәсе активы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 гыйнвар 2021 - 15:25Covid-19дан прививка ясату өчен дәүләт хезмәтләре порталында язылырга мөмкин Язылу өчен «Covid-19дан түләүсез вакцинация» яисә «Табибка язылу» баннерының старт битен ачыгыз.3700
-
26 гыйнвар 2021 - 15:23Хезмәт һәм химзавод ветераны Раиса Сафина 80 яшен билгеләде Р.Сафина 12 ел заводта, фармакопея цехында эшли, соңрак реактив тозлар цехына күчә.3100
-
25 гыйнвар 2021 - 15:53Татарстанның кайбер районнарында медицина кадрлары җитми Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында медицина хезмәткәрләре җитмәгән районнарны атады.4500
-
22 гыйнвар 2021 - 10:48Иң яхшы Халыклар дуслыгы йорты Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова сүзләренә караганда, узган елда барлык чаралар да өч күренекле дата: ТАССРның –100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75 еллыгын, район оешуның 35 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.9000
-
22 гыйнвар 2021 - 10:47Районда терлекчелек буенча ел йомгаклары уңай Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин сүзләренчә, 2020 елда терлекчелек продуктлары 335 миллион сумга җитештерелде, бу узган елның отчет чорына караганда 16 %ка артык.8400
-
22 гыйнвар 2021 - 10:46Татарстанда 13 яшьлек кыз югалган Мәктәп укучысы Яшел Үзәндә 18 гыйнварда югалган. Эзләү отрядының социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр ителә.8200
-
21 гыйнвар 2021 - 16:26Менделеевск районында яшәүче хезмәт ветераны Оркыя Фатыйхова 90 яшен билгеләде Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалиева Оркыя Шәймөхәмәтовнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән открыткалар, истәлекле бүләкләр тапшырды.9000
-
21 гыйнвар 2021 - 16:24Менделеевскида Бөтенроссия яшь хоккейчылар клубының зона ярышлары узды 20-21 гыйнварда «Айсберг» Боз сараенда «Алтын алка» яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының зона этабы узды.8800
-
21 гыйнвар 2021 - 16:16Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсендә «перезагрузка»Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлекчәсенең отчёт-сайлау җыелышы булды.9000
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.11300
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.12200
-
21 гыйнвар 2021 - 10:42«Алтын башак» хуҗалыгында проблемалы мәсьәләләр каралды Хакимият бинасында район башлыгы җитәкчелегендә 2020 елга «Алтын башак» ҖЧҖ эшчәнлеге буенча баланс комиссиясе утырышы булды.10300
-
21 гыйнвар 2021 - 16:17«Менделеевские новости» редакциясендә хуш ис яратучы кызлар очрашуы булды Чара «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы яклавында узды. Очрашуда иҗтимагый оешма Президенты Лиана Сәетова һәм аромастилист Елена Комадинская катнаштылар.9100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика