Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Җиңүгә багышлана

    4 нче мәктәптә Бөек Җиңүгә багышланган чаралар циклы бондюглылар - фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре турында сыйныф сәгате белән ачылды. Сыйныф җитәкчеләре Ирина Смолькова һәм Любовь Кузнецова Бөек Ватан сугышының дөнья тарихында билгеләнеше, хәлиткеч бәрелешләр, бу мәктәптә укыган сугышта катнашкан бондюглылар, Советлар Союзы геройлары турында сөйләделәр. Зур экранда фронт фотографияләре, орден...

    4 нче мәктәптә Бөек Җиңүгә багышланган чаралар циклы бондюглылар - фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре турында сыйныф сәгате белән ачылды.
    Сыйныф җитәкчеләре Ирина Смолькова һәм Любовь Кузнецова Бөек Ватан сугышының дөнья тарихында билгеләнеше, хәлиткеч бәрелешләр, бу мәктәптә укыган сугышта катнашкан бондюглылар, Советлар Союзы геройлары турында сөйләделәр. Зур экранда фронт фотографияләре, орден һәм медальләр күрсәтелде, сугыш чоры җырлары яңгырады.
    Укучылар Дарья Хлюпина һәм Юлиана Данилова чыгышларын бабалары Виктор Григорьевич Хлюпинның һәм Илья Михайлович Даниловның сугышчан юлларына багышладылар.
    Балалар Карпов исемендәге химзавод музее директоры Наталья Потапованың заводлыларның җиңүгә керткән өлешләре турында сөйләвен тын да алмый тыңладылар.
    - Сугыш елларында завод цехларына балалар 13 яшьтән кабул ителде. Бондарь цехында алар өчен махсус аскуймалар әзерләгәннәр, чөнки станокларга буйлары җитмәгән. Балалар зурлар белән беррәттән 12шәр сәгать эшләгәннәр. Завод фронт өчен продукциянең 22 төрен үзләштерә һәм сыйфаты буенча бер генә дәгъва да алмый, - диде Наталья Римовна һәм балаларны завод музеена чакырды. Андагы экспозицияләрнең берсе Бөек Ватан сугышы елларында Бондюг төбәге тарихына багышланган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: