Җиңүгә юл җиңелүләр аша килә
"Химик" ССК шәкерте Максим Кузнецов кобудо көнчыгыш хәрби бермә-бер көрәше буенча Россия кубогына ярышларда үз яшь категориясендә беренче урын алды, 18-20 яшь һәм 21 яшьтән өлкәнрәкләр арасында кара билбауга ия булды. Үсмер Россия Федерациясе Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгының беренче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде. Максим сүзләренчә, каратэ белән ул...
"Химик" ССК шәкерте Максим Кузнецов кобудо көнчыгыш хәрби бермә-бер көрәше буенча Россия кубогына ярышларда үз яшь категориясендә беренче урын алды, 18-20 яшь һәм 21 яшьтән өлкәнрәкләр арасында кара билбауга ия булды. Үсмер Россия Федерациясе Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгының беренче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде.
Максим сүзләренчә, каратэ белән ул алты яшьтән шөгыльләнә башлаган. Дусларының әти-әниләре аны Тихоноводан спорт сараена күнекмәләр алырга атнага берничә мәртәбә алып киләләр. Беренче тренеры Андрей тарасов җитәкчелегендә көнчгыш хәрби сәнгате нигезләренә төшенә, аннан тренеры Сергей Лисютин кул астында күнекмәләрен камилләштерә.
- Каратэ һәм кобудо организмны гына чыныктырып калмый, рухның көчен арттыра, - дип саный яшүсмер - Әлбәттә, спорт белән шөгыльләнү күп вакытны ала, бу - даими күнекмәләр, ярышлар, "Яшь мастер" лагерында сменада булу, әмма мин үземне алардан башка күз алдына китерә алмыйм. Җәрәхәтләнүләр дә була, алардан башка мөмкин түгел, әмма кобудоның баш киеме конструкциясе һәм башка куркынычсызлык чаралары нәтиҗәсендә җәрәхәт алу кими, - дип сөйли Максим.
Спортчының копилкасында бүләкләре бихисап. Соңгы елларда каратэ, кобудо һәм кул сугышы белән тырышып шөгыльләнү нәтиҗәсендә төрле дәрәҗә медальләрен ул инде килограммлап саный. Ярышлар вакытында Максимны хупларга әти-әнисе, энекәше Денис һәм яраткан кызы Анжела килә.
- Даими күнекмәләр, яхшы дисциплина, көчле рухлы булуы Максимга югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирә. Күптән түгел генә ул спорт мастерына кандидат нормативын үтәде, мастер исеме рәсмиләштерелә, - ди тренеры Сергей Лисютин.
Хәзер Максим - Кама дәүләт автомеханика техникумы студенты, электрчы һөнәрен үзләштерә. Киләчәктә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенә укырга керергә тели. Бу спортчыга тренерлык эшчәнлеген үзләштерүгә комачауламый.
- Ә гомумән, җиңелә дә белергә өйрәнергә кирәк, - дип саный спортчы. - 13 ел дәвамында мин җиңүгә юлның җиңелүләр аша булуын аңладым.
Венера Әмирова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!6400
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.8400
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12100
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13700
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11900
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.13600
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.11300
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!10200
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.10600
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.12100
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12100
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.8400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!6400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика