Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Игелеккә чикләр юк

Менделеевск коррекция мәктәбенә "Нижнекамскнефтехим" акционерлык җәмгыяте предприятиесе (ПАО) чирек гасырдан артык шефлык ярдәме күрсәтә. Шушы көннәрдә әлеге предприятиенең профсоюз комитеты вәкилләре мәктәп коллективы белән чираттагы очрашуга җыелды. Мәктәпнең актлар залында укучылар һәм укытучылар катнашында концерт күрсәтелде. Нәфис сүз осталары, җыр-моң сөючеләр, бию белән мавыгучыларның изгелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек һәм дуслык темасына...

Менделеевск коррекция мәктәбенә "Нижнекамскнефтехим" акционерлык җәмгыяте предприятиесе (ПАО) чирек гасырдан артык шефлык ярдәме күрсәтә. Шушы көннәрдә әлеге предприятиенең профсоюз комитеты вәкилләре мәктәп коллективы белән чираттагы очрашуга җыелды.

Мәктәпнең актлар залында укучылар һәм укытучылар катнашында концерт күрсәтелде. Нәфис сүз осталары, җыр-моң сөючеләр, бию белән мавыгучыларның изгелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек һәм дуслык темасына багышланган программасы кунакларның күңеленә хуш килде.

Түбән Камалылар - профсоюз оешмасы рәисе Елена Ачилова, "Гаилә һәм мәктәп" комиссиясе рәисе Любовь Коротихина һәм комиссия әгъзасы Виктор Васильев үз чыгышларында капиталь ремонттан соң уку бинасының танымаслык булып үзгәрүен, укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә уңай шартлар булуы турында белдерделәр, бүләкләр һәм күчтәнәчләр өләштеләр. Түбән Кама балалар иҗат үзәгенең авиомодельләштерү һәм бизәнү әйберләре ясау буенча түгәрәкләр остазлары кызлар һәм малайларга "воздушный змей" һәм завыклы чәч каптырмалары эшләү буенча мастер-класслар күрсәттеләр. Кулдан ясалган очырткычларның биеккә-биеккә һавада күтәрелүе балалар күңелендә онытылмаслык хисләр калдырды.

Директор Дамира Сәлимханова кунакларны мәктәп тормышы белән таныштырды, хәйрия акциясен оештыручыларга укучылар һәм педагоголар исеменнән рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары Коррекцион мәктәп