Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Икмәк артеле» – дәвамлы проект

Балалар сәнгать мәктәбендә авылларда эшче һөнәрләрне популярлаштыруны максат итеп куйган «Икмәк артеле» проектында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

– Ләкин бу аның эшен бөтенләйгә туктатуы түгел, – дип билгеләде район башлыгы Валерий Чершинцев. – Әлеге проектның аналогы Татарстанда гына түегел, Россиядә дә юктыр мөгаен. Киләсе елга профориентацион чараларның чикләрен киңәйтергә, авыл хуҗалыгы өлкәсенең башка белгечлекләрен дә колачларга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, «Икмәк артеле»нә март аенда старт бирелде. Шәһәр мәктәпләрендә сыйныф сәгатьләре, икмәк-булка һәм кондитер эшләнмәләрен җитештерү буенча мастер-класслар, икмәк фестивале, тематик брейн-ринг һәм тренинглар үткәрелде. Нәтиҗәдә, 2 һәм 4 мәктәпләр активистлары Дарья Кормильцева һәм Ксения Булатова, сыйныф җитәкчеләре Олеся Миронова һәм Любовь Кузнецова район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

– Мин үземнең тугызынчы сыйныфым белән класс сәгате үткәрдем, – ди Любовь Аркадьевна, – Балалар «икмәк» темасын ачуга җаваплы карадылар – районда үстерелгән бөртекле культуралар төрләрен өйрәнделәр, презентацияләр әзерләделәр, игенче һөнәре турында бай материал тупладылар. Чара югары дәрәҗәдә узды. Безнең хезмәтне тиешле дәрәҗәдә бәяләүләре шатландыра.

Валерий Чершинцев йогынтысында әлеге проектны Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Туган якны өйрәнү музее, Халык мәшгульлеге үзәге оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев