Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Икмәк»кә бәйле һөнәрләр

1 нче мәктәптә «Икмәк артеле» проекты кысаларында «Башактан икмәккә кадәр» профориентацион шөгыль узды.

− Замана балалары икмәкнең өстәлгә килгәнче нинди озын һәм катмарлы юл узуын, аны җитештерүдә төрле һөнәр ияләре катнашуын белергә тиешләр. Белем бирүдә традицион булмаган укыту формаларын кулланып, балаларда икмәккә карата кызыксыну уяту, аңа сакчыл мөнәсәбәт булдыру, игенче хезмтенә мәхәббәт тәрбияләү мөмкин, − дип саный проектны оештыручыларның берсе Кристина Бушенёва.

Тугызынчы сыйныф укучылары ипинең барлыкка килү тарихын, икмәккә бәйле һөнәрләр һәм үз белемнәрен ничек итеп гамәлдә кулланырга кирәклеге турында белделәр. Моның өчен укучылар алты командага бүленде. Аларның һәрберсенә тәкъдим ителгән белгечлекләрнең берсе турында иҗади яктан сөйләргә кирәк булды: тракторчы, комбайнчы, агроном, селекционер, камыр изүче һәм икмәк пешерүче. Катнашучылар һөнәрне кыскача тасвирладылар, кроссворд чиштеләр, анда белгеч өчен мөһим булган шифрланган сыйфатлар бирелде. Һөнәр алуга медицинаның капма-каршылыгын күрсәттеләр, модельләштерделәр һәм эш кораллары булдырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев