Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Икмәкнең кадерен белик

"Өмет яры" социаль үзәге хезмәткәрләре авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен ипи заводына экскурсия оештырдылар. "Кече Ватаным" проекты кысаларында уздырылган чара яшүсмерләрне һөнәрләр, предприятие тарихы, анда хезмәт куючылар белән таныштыруны, икмәккә сак караш тәрбияләүне максат итеп куйды. Җитештерү мөдире Язилә Гыйззәтуллина белән укучылар һәркем яратып ашаган ипи төрләре, батон, булкалар,...

"Өмет яры" социаль үзәге хезмәткәрләре авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен ипи заводына экскурсия оештырдылар.
"Кече Ватаным" проекты кысаларында уздырылган чара яшүсмерләрне һөнәрләр, предприятие тарихы, анда хезмәт куючылар белән таныштыруны, икмәккә сак караш тәрбияләүне максат итеп куйды.
Җитештерү мөдире Язилә Гыйззәтуллина белән укучылар һәркем яратып ашаган ипи төрләре, батон, булкалар, кондитер әйберләре әзерләү эшен күзәттеләр. Камыр изүчеләр, икмәк пешерүчеләр белән аралаштылар һәм ризык әзерләүдә кулланылган җиһазлар эшен карадылар. Товар ассортиментының төрлелегенә, күплегенә гаҗәпләнделәр. Экскурсия ахырында балалар мичтән әле генә чыккан печенье белән сыйландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары