Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Илюша” тренажер-манекены куркынычсызлык өчен

"Куркынычсыз каникуллар» акциясе кысаларында 3 нче мәктәпнең һәм 1 нче гимназиянең 1, 3, 4 нче сыйныфларында район электр челтәре хезмәткәрләре әзерләгән чара узды. Инженер Наталья Шәрәфетдинова һәм электр монтеры Андрей Колпаков билгеләп үткәнчә, һәр елны берничә дистә өлкән кеше һәм балалар электр җәрәхәте ала. Чарада катнашучылар төрле конкурс һәм викториналар...

"Куркынычсыз каникуллар» акциясе кысаларында 3 нче мәктәпнең һәм 1 нче гимназиянең 1, 3, 4 нче сыйныфларында район электр челтәре хезмәткәрләре әзерләгән чара узды.
Инженер Наталья Шәрәфетдинова һәм электр монтеры Андрей Колпаков билгеләп үткәнчә, һәр елны берничә дистә өлкән кеше һәм балалар электр җәрәхәте ала. Чарада катнашучылар төрле конкурс һәм викториналар үткәрүдә беренче ярдәмчеләр булды. Шунлыктан куркынычсызлык дәресе РЭС җитәкчелегеннән бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә бүләкләр өләшүдән башланды.
Шөгыль барышында балалар электр куркынычы һәм саксыз мөрәҗәгать иткәндә аның нәтиҗәләре турында белделәр, беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнделәр. Шулай ук укучылар үзләрен электромонтер ролендә сынадылар, слайд-шоу һәм билгеләнгән темага мультфильмнар карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Район электр челтәре белгечләре балаларга электр энергиясеннән куллануның иң гади кагыйдәләрен искәртеп үттеләр. "Илюша" тренажер-манекены ярдәмендә зыян күрүчегә табиб килгәнче дөрес ярдәм күрсәтү кирәклеген аңлаттылар. Укучылар фикеренчә, алар белмичә һәм саксыз кулланганда электр энергиясенең нинди куркыныч тудыруын яхшы үзләштерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Инженер