Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Җир – анабыз бер генә

Балалар иҗат үзәгендә узган XIV район фәнни-гамәли конференциясе нәкъ менә шулай исемләнде һәм ул экологик проблемаларга багышланды. Анда 3 нче, 2 нче, Бәзәкә, Яңабирде, Песәй мәктәбе укучыларының 10 эше тәкъдим ителде. Конференция эше йомгаклары буенча район мәгариф идарәсе дипломнары белән бүләкләнделәр: 1 урын - Лилия Таҗиева, Бәзәкә мәктәбе, 8 нче...

Балалар иҗат үзәгендә узган XIV район фәнни-гамәли конференциясе нәкъ менә шулай исемләнде һәм ул экологик проблемаларга багышланды. Анда 3 нче, 2 нче, Бәзәкә, Яңабирде, Песәй мәктәбе укучыларының 10 эше тәкъдим ителде.
Конференция эше йомгаклары буенча район мәгариф идарәсе дипломнары белән бүләкләнделәр: 1 урын - Лилия Таҗиева, Бәзәкә мәктәбе, 8 нче сыйныф, "Кеше экологиясе: мәктәп укучыларының тәмәке тартуына мөнәсәбәтне өйрәнү" эше өчен, 2 урын - Регина Абдуллина, Яңабирде мәктәбе, 8 сыйныф, "Кар катламының кыяклылар уңышына йогынтысы" эше өчен, Алина Гомәрова һәм Регина Иванюшкина, 3 нче мәктәпнең 10 сыйныф укучылары "Энергетик эчемлекләр" эше өчен өченче дәрәҗә дипломга лаек булдылар.
Шул ук көнне "Урман дозоры" республика проектының район этабы уздырылды. 11 мәгариф учреждениесеннән 19 эш тәкъдим ителде. Конкурсның читтән торып үткәрелә торган этабы 5-10 сыйныф укучылары арасында "Табигать яңа форматта (компьютер презентацияләре һәм видеороликлар), "Табигать рәхмәт әйтер" (листовкалар конкурсы), "Объективта табигать" (фотосүрәтләр конкурсы), "Бәлки урман беләдер" (авторлык шигырьләре конкурсы) номинацияләре буенча үткәрелде.
Конкурсның чираттагы этабына "Урман - минем яшел дустым" номинациясе дә өстәлде. Яклар өчен алты эко - проект тәкъдим ителде. Тикшеренүләр актуаль, гадәти булмаган һәм мөһимлеге белән аерылды. Конкурс нәтиҗәләре буенча мәгариф идарәсе дипломнары белән бүләкләнделәр: 1 урын - Румия Ризванова, 3 нче мәктәпнең 8 сыйныф укучысы "Каенлык проблемалары" проекты өчен, 2 урын - Валентина Коростелева, үзәкнең яшь журналист мәктәбе шәкерте, 3 нче мәктәпнең 10 сыйныф укучысы, "Урманнарны саклыйк" проекты өчен, Илнәт мәктәбенең II сыйныф укучылары Ольга Савельева һәм Анжелика Семякова "Кыш көнендә кошларга җим салу" проекты өчен 3 нче дәрәҗә дипломга ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары экология

2
X